Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы финанс системасы ветераны олуг юбилеен каршы алды

Хөрмәтле Энгель Мусинга бүген 80 яшь тулды

Күп еллар район авыл хуҗалыгы идарәсендә бухгалтер, соңыннан район финанс бүлеге белән җитәкчелек иткән Энгель Мәгъсум улын гомер бәйрәме район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин котладылар. 

– Сез - тормыш һәм хезмәт юлын кыю, башкаларга үрнәк булырлык итеп, тәвәккәл адымнар белән узган районыбызның хөрмәтле шәхесе. Кайда гына хезмәт куйсагыз да, Сезне төгәллек, зирәклек, эшне оештыра белү, коллектив белән уртак тел табу, олысына-кечесенә кешелекле булу кебек сыйфатлар бизәде, – диде Илфат Ильясович хөрмәтен белдереп. 

– Сез – безнең өчен әле дә абруйлы киңәшче, олы йөрәгегездә һәркемгә урын табасыз, – дип Альфред Навитович олы рәхмәтен җиткерде, ТР финанс министрының Рәхмәтен һәм бүләк тапшырды. 

Гомер бәйрәме көнендә юбилярга өч баласы, алты оныгы, нәни оныкчыгы да изге теләкләрен юлладылар. Бу көнне бер чорда эшләгән хезмәттәшләре дә бәйрәм котлаулары җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев