Әгерҗе районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре Төньяк Кавказ буенча турда булдылар
"Экскурсия программасы буенча без биш шәһәрдә булдык, дүрт тауга мендек.."
“Җәйне – профсоюз белән” программасы буенча без ел саен Россиянең төрле шәһәрләренә барабыз. Быел ун мәгариф учреждениесеннән 33 хезмәткәр Төньяк Кавказ буйлап турга чыктык. Кызыклы һәм матур сәяхәтебез турында сезгә дә сөйләргә булдык.
ТАУЛАРГА МЕНДЕК
Экскурсия программасы буенча без биш шәһәрдә булдык, дүрт тауга мендек.
... Эльбруска илтүче юл бик матур: аны яшел тау битләре, таш кыялар, шарлавыклар, үзәнлекләр уратып алган. Безне юл буе КабардиноБалкариянең иң зур елгаларының берсе – шаулапгөрләп агучы Баксан озата барды. Аның суы күбекләнеп торучы эчемлеккә охшаш. Елга үзәнендә дистә ләгән авыллар урнашкан, шәһәрләр дә бар. Тырныауз шәһәреннән ерак түгел тау астында атомтөш физикасы буенча тикшерүләр уздыру өчен тоннель ясалган. Аркан юлы буйлап Баксан тарлавыгыннан Чегет тавына менгәндә биектән ничек кенә куркыныч булмасын, артка чигенмәдек. Югарырак менгән саен хистойгылар арта гына барды.
Куркудан түгел, ә сокланудан, алган хисләрдән. Аяк астында – чәчәкләр келәме. Уң якта – ак карлы Эльбрус түбәсе. Сулда – зәңгәрсу төстәге Семерка бозлыгы. Кояш нуры астында кыялар ялтырый.
Өстә – җилле, салкын (диңгез өстеннән 3100 метр биеклектә бит!). Гадәти булмаган күренеш: бер җирдә – чәчәкләр, биш метр ераклыкта – кар.
Чегет тавыннан Россиянең иң югары ноктасы Эльбрус тавына күренеш ачыла. Аңа да аркан юлы буйлап мендек. Бу көнне 3500 метр биеклектәге карлы Эльбрус белән очрашуыбыз да булды.
Тауларның тарту көче бар, диләр. Шуңадыр, Эльбрусны тау чаңгычылары, альпинистлар, туристлар, кинорежиссерлар үз иткән. Адыр Су үзәнендә “УллуТау” альпинистлык укытуспорт базасы урнашкан. Тегенекли авылында танылган кинорежиссер Станислав Говорухин Владимир Высоцкий катнашындагы “Вертикаль” фильмын төшергән. Леонид Гайдайның “12 стульев” киносынннан Михаил Пуговкин катнашындагы ХәрбиГрузин юлына бәйле данлыклы күренеш тә нәкъ шунда төшерелгән.
Без шулай ук Машук һәм Домбай тауларына да мендек.
КЫЯДАН СУ ҺӘМ ТАГЫН ӘЛЛӘ НИЛӘР
Рәсемдәге кебек матур Баллы (Медовые) шарлавыклар да сокландырды. Аларга текә баскыч буйлап төшәсең. Су кыялардан ук ага. Без боздай салкын тау суында да юындык. Аннан алган хистойгылар бихисап! Милли ризык – хычиныдан авыз иттек. КарачайЧеркес халкының тормышкөнкүрешен чагылдырган “Карачаевское подворье” этнографик музеенда булдык. Баллы шарлавыклардан 100 метр биеклектә Россиядәге иң озын – 1050 метрлы зиплайн урнашкан.
Экстрим яратучылар биредә еш булалар икән. Кисловодскидан ун чакрым ераклыкта Гора Кольцо урнашкан. Аның янында фотога төштек. Шарлавыклар, таулар артта калды. Алда – Чәй йорты. Чәй һәм балдан тыш, биредә гадәти булмаган тәмдәге күптөрле кайнатмалардан авыз иттек.
КУРОРТ РАЙОНЫ
Алдагы көнне Кисловодск, Минеральные воды, Ессентуки, Железноводскида булдык. Әлеге шәһәрләр – Россиянең элеккеге курорт районнары. Биредә хәзер дә санаторкурорт комплекслары урнашкан. Аларда, нигездә, минераль сулар, ләм белән дәвалыйлар.
Кисловодскиның бренды һәм төп минераль суы – Нарзан. Җирле чишмә сулары эчәргә дә, коенырга да ярый. Славянский дип аталган танылган кальций чыганагы Железноводскида урнашкан. Чыгу урынында суның температурасы 55 градус тәшкил итә. Мондый кайнар кальций суы Россиядә һәм Европада башка юк. Шунда ук Смирновский һәм Лермонтовский чишмәләре бар. Соңгысы биредән су эчкән шагыйрь хөрмәтенә шулай дип атала.
Ессентуки ләм белән дәвалау үзәген әле революциягә кадәр үк патша гаиләсе өчен ясаган булганнар. Моның өчен ләмне ул чакта да, хәзер дә Тамбукан күле төбеннән алганнар.
Барлык шәһәрләрдә дә парклар бар. Аларның территорияләре бик зур һәм барысы да елның теләсә кайсы фасылында бик матур. Таулы җирлекләр буенча йөреп, сихәтләнеп кайту өчен махсус мәйданчыклар оештырылган.
РУХИ ЯЛ
Төньяк Кавказда ял итеп кенә калмыйча, файдалы сәяхәт тә итәргә була. Без – мөгаллимнәргә әдәби һәм тарихи урыннарга сәяхәт бик кызыклы булды. Пятигорскида Лермонтов йортында, аның дуэль урынында булдык. Гомеренең соңгы айларында ул әлеге йортта яшәгән. Көньякка сөрген еллары – Пушкин иҗатындагы иң нәтиҗәле чорларның берсе. Аның “Кавказский пленник”, “Бахчисарайский фонтан” кебек поэмалары, күп кенә лирик шигырьләре көньякта язылган.
Лев Толстой да хәрби хезмәтне Кавказда үтә. Биредә ул тормыштагы иң мөһим адымын ясый, язучы булып китә. Шунда казах һәм чечен җырларын тыңлый, бәйрәм хороводларын карап соклана.
Монда төрле елларда Сергей Есенин, Владимир Маяковский, Борис Пастернак, Анна Ахматова һәм башка иҗат әһелләре ял итә.
Төньяк Кавказ – төрле ландшафт, борынгы һәйкәлләр, минераль чыганаклар белән баетылган, үзенчәлекле флора һәм фауналы гаҗәеп урын ул. Биредә тарих һәм бүгенге заман очраша дип әйтергә дә була. Кавказдагы иң матур мизгелләрне, мозаика кебек, хәтергә җыярга тырыштык. Мондый матурлык белән кабаткабат сокланмый мөмкин түгел!
Әлфинә РИЗВАНОВА, 1нче гимназиянең профком рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев