Әгерҗе районы социаль-икътисади үсеш буенча аутсайдерлар рәтендә
Лидер булган районнар да аталды
Лаеш районы 2021 елда Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча лидер булды. Аннан бары тик Әлмәт районы һәм Казан гына калыша. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Ә менә узган ел нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы, Әгерҗе һәм Кайбыч районнары аутсайдерлар исемлегендә.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг төзегәндә үзләре җитештергән төяп җибәрелгән продукция күләме, гамәлгә кертелгән һәм гамәлдәге торак мәйданы, салым һәм салым булмаган керемнәр, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме һ. б. исәпкә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев