Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районы басуларында язгы кыр эшләре гөрли

Бүген район башлыгы Валерий Макаров район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән берлектә басуларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Иң беренче очрашу "Агро-Кама" ширкәтенең "Биектау" бүлекчәсе басуында булды. Әлеге басуда дүрт трактор узган көздә сукаланган мәйданнарны тырмалау белән мәшгуль бүген. Ә гомумән алганда, ширкәт басуларында 31 тырмалау агрегаты...

Бүген район башлыгы Валерий Макаров район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән берлектә басуларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Иң беренче очрашу "Агро-Кама" ширкәтенең "Биектау" бүлекчәсе басуында булды. Әлеге басуда дүрт трактор узган көздә сукаланган мәйданнарны тырмалау белән мәшгуль бүген. Ә гомумән алганда, ширкәт басуларында 31 тырмалау агрегаты эшли. Валерий Макаров механизаторлар Марсель Әхмәдишин һәм Анатолий Трефилов белән аралашты.

- Егетләр, язгы кыр эшләренең ничек башкарылып чыгуы бүген турыдан-туры сезнең үз эшегезгә ничек каравыгызга бәйле. Мин сезнең сынатмаячагыгызга ышанам, - диде район башлыгы. Эш шартлары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш, хезмәт хаклары турында да кызыксынды район җитәкчесе.

Икенче тукталыш әлеге ширкәтнең "Тирсә" бүлекчәсе басуында булды. Биредә быел беренче тапкыр язгы кыр эшләренә шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын җәлеп иткәннәр. Әлеге хуҗалыклар ширкәткә техника һәм эш белән ярдәм итәләр. Моның өчен ширкәт һәм шәхси хуҗалык белән ике арада килешүләр төзелгән. Анда түләү шартлары тәфсилләп бәян ителгән.

- Бу яклап әлеге авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировка зур рәхмәт. Шәхси хуҗалыкларны язгы кыр эшләренә җәлеп итүдә нәкъ менә аның тырышлыгы зур булды. Башка авыл җирлекләре башлыклары да шушы үрнәктә үз авылдашларын әлеге эшкә тартырлар дип өметләнәбез, - диде Валерий Макаров.

Район басуларында шулай ук күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тырмалау, аларга ашлама кертү, амбарларда исә орлыкларны агулау эшләре дә алып барыла. Ширкәтнең "Уразай" бүлекчәсендә төштән соң чәчүгә чыктылар. Биредә арпа чәчә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев