Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районы халкына - ун төрле субсидия

Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинеты "2016 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары" турындагы Карарны раслады. Халыкка ярдәм төрләре, аларны алу шартлары белән сезне дә таныштырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Буаз тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыер алу өчен субсидия. Нәселсез тана яки бер тапкыр бозаулаган сыер алган очракта бер башка...

Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинеты "2016 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары" турындагы Карарны раслады. Халыкка ярдәм төрләре, аларны алу шартлары белән сезне дә таныштырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Буаз тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыер алу өчен субсидия. Нәселсез тана яки бер тапкыр бозаулаган сыер алган очракта бер башка - 15 мең сум, нәселлене алганда 20 мең сум бирелә. Шартлары: сатып алынган терлек саны биш баштан артмаска һәм юридик затлардан сатып алынырга тиеш. Тагын бер төп шарт: баш санын биш ел дәвамында саклау.

Сигез һәм биш башка исәпләнгән мини-ферма төзүгә субсидия. Сигез башка исәпләнгән мини-ферма 2015 елда төзелә башлаган һәм нигезе, стеналары, идәннәре булырга тиеш. Шулай ук 2016 елның 1 январена хуҗалык кенәгәсендә исәптә 3 баш сыер булуы һәм аны 8 башка җиткерү шарт. Субсидия күләме 200 мең сумга кадәр. Ферманы биш башка исәпләп төзегән очракта 100 меңгә кадәр субсидия бирелә. Шартлары: бинаның 2016 елда төзелә башлавы, шул елның 1 январена икедән дә ким булмаган сыерың булу һәм алар санын бишкә җиткерү. Ике төр мини-ферманы да төзеп бетерү өчен алты ай, мал белән тутыру өчен тагын шуның кадәр вакыт бирелә.

Кош-корт алуга субсидия. Бер баш күркә йә каз алуга - 100 сум, үрдәккә - 80 сум, бройлер чебигә - 30 сум. Шартлары: кош-корт 1 январь-1 июнь аралыгында алынырга һәм бер айдан да зур булмаска тиеш. Аларны Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алу мөһим. Субсидия сатып алынган кош-корт саны 50 баштан ким, 100дән артык булмаган очракта гына бирелә.

Биягә азык-төлек алуга киткән чыгымнар өчен субсидия бер башка өч мең сум исәбеннән бирелә. Шартлары: биянең өч яшьтән зуррак һәм 2016 елның 1 январена хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы, баш санын 31 декабрьгә кадәр саклау. Башта фермерлардан, юридик затлардан терлек азыгы сатып алына, аннан субсидия алу өчен документлар тапшырыла.

Нәселле кәҗә алуга сусидия бер башка 8 мең сум исәбеннән бирелә. Бер хуҗалыкка биш башка кадәр алырга һәм аларның санын биш ел дәвамында сакларга кирәк. Кәҗәләр нәселле булырга тиеш.

Сыерларга 2016 елда ветеринар профилактик чаралар уздыруга киткән чыгымнарны каплау өчен субсидия бер башка 300 сум исәбеннән кайтарыла. Шартлары: сыерларның 1 январьга хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы һәм аларның баш санын ел ахырына кадәр саклау. Профилактик чаралар уздыру буенча Әгерҗе дәүләт ветеринар оешмасы белән ике арада килешү төзелгән булырга тиеш.

Сыерларны ясалма капландыруга киткән чыгымнарны каплау өчен дә бер башка 350 сум исәбеннән субсидия каралган. Мал хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга һәм баш саны ел ахырына кадәр сакланырга тиеш. Субсидия ясалма каплату нәтиҗәле булган очракта гына бирелә.

Игътибар!

Субсидиядән файдаланып алынган терлек килешүдә күрсәтелгән сроктан алда үлсә йә аны суярга мәҗбүр булган очракта авыл җирлеге башкарма комитетына ветеринар белешмә һәм актлар тапшыру мәҗбүри.

Субсиядия алу, документларны тапшыру тәртибе белән тулырак авыл җирлекләре башкарма комитетларында танышырга була. 22404, 21756 телефоннары буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә шалтырата аласыз. Әлеге мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (agro.tatarstan.ru, "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм ЛПХ субсидияләре" бүлекчәсе ) һәм Әгерҗе районының рәсми сайтларында (agryz.tatrstan.ru, "Авыл хуҗалыгы" бүлекчәсе) да бар.

Белешмә:

2016 елның 1 январена Әгерҗе районындагы шәхси хуҗалыкларда

5108 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2008 баш сыер,

5211 кәҗә һәм сарык,

175 ат,

25899 кош-корт исәпләнә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев