Әгерҗе районы җитәкчелеге әфганчыларны котлый
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Шул көнне совет гаскәрләре тулысынча Әфганстаннан чыгарылдылар һәм солдат, офицерлар өчен генә түгел, илебез халкы өчен дә сугыш тәмамланды. Без Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән, присягага тугрылык саклаган солдатларга олы хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Әфганстан сугышы...
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Шул көнне совет гаскәрләре тулысынча Әфганстаннан чыгарылдылар һәм солдат, офицерлар өчен генә түгел, илебез халкы өчен дә сугыш тәмамланды.
Без Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән, присягага тугрылык саклаган солдатларга олы хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Әфганстан сугышы безнең хәрбиләр күрсәткән батырлык һәм кыюлыкның Бөек Ватан сугышында җиңгән әтиләребез һәм бабайларыбыз батырлыгына тиң булуын күрсәтте.
Әлеге сугышта якыннарын югалтканнарның кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз. Әфганстан җирендә ятып калганнарның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Әфганстан ветераннары, сезгә батырлыгыгыз өчен олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет, уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез. Күкләребез аяз булсын!
Валерий МАКАРОВ,
район башлыгы.
Андрей АВДЕЕВ,
район башкарма комитеты җитәкчесе.
***
2016 елның 15 февралендә совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына 27 ел тула.
Әфган җирендә совет гаскәрләре хәрби осталыкларын, рух ныклыгын күрсәтә алдылар. Әфганстан һәм Төньяк Кавказ тауларында башларын салган, туган якларына кайтып, алган яраларыннан вафат булган батырлар алдында баш иябез. Совет солдатлары һәм офицерлар күрсәткән батырлык Ватанның булачак сакчылары, яшьләр өчен батырлык үрнәге булып тора.
Бу тарихи көндә һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, илебезне тагын да күркәмрәк итүгә юнәлтелгән эшләрегездә уңышлар телибез.
Илгиз ГАЛИЕВ,
баш хәрби комиссар.
Рафис МУЛЛАХМӘТОВ,
"Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев