Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районы җитәкчеләре Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен котлый

4 сентябрь - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар. "Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Нефть һәм газ хаклы рәвештә Россиянең милли горурлыгы булып тора, әлеге тармак - илнең төп...

4 сентябрь - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар.

"Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Нефть һәм газ хаклы рәвештә Россиянең милли горурлыгы булып тора, әлеге тармак - илнең төп икътисади нигезе дә. Россиянең ягулык-энергетика комплексы аның уңышлы үсешен тәэмин итә. Нефть һәм газ чыгу урыннарын эзләү һәм үзләштерү моңа кадәр дә иминлегебезнең төп өлеше булып торды, хәзер дә шулай кала бирә.

Барлык ветераннарга, нефть, газ, ягулык сәнәгате хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, хезмәткә җаваплы карашлары, районыбызның сәнәгать һәм социаль инфрастуктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез" диелә әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев