Әгерҗе районы тыл хезмәтчәннәренең исеме - китапта
Яңа ел алдыннан "Татарстан Республикасы тыл батырлары" Хәтер китабының икенче томы дөнья күрде. Анда безнең районнан 9024 тыл хезмәтчәне турында мәгълүмат урнаштырылган. ТР Министрлар Кабинетының Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Республика хезмәтчәннәре куйган фидакарь хезмәтне мәңгеләштерү турындагы күрсәтмәсе нигезендә "Татарстан Республикасы тыл батырлары" дип исемләнгән Хәтер китабы нәшер ителәчәге турында...
Яңа ел алдыннан "Татарстан Республикасы тыл батырлары" Хәтер китабының икенче томы дөнья күрде. Анда безнең районнан 9024 тыл хезмәтчәне турында мәгълүмат урнаштырылган.
ТР Министрлар Кабинетының Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Республика хезмәтчәннәре куйган фидакарь хезмәтне мәңгеләштерү турындагы күрсәтмәсе нигезендә "Татарстан Республикасы тыл батырлары" дип исемләнгән Хәтер китабы нәшер ителәчәге турында хәбәр иткән идек инде. Беренчеләрдән булып безнең районга багышланган китап басылып чыкты.
- Әлеге тарихи китапны 1000 экземплярда якын көннәрдә районга алып кайтырга планлаштырабыз. Аны сугыш ветераннарына тапшырырга, шулай ук авыл һәм мәктәп китапханәләренә таратырга планлаштырабыз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Димәк, тарихи китап белән һәркем таныша алыр. Алга таба аның башка район тыл хезмәтчәннәре турындагысы да дөнья күрәчәк. Китап 44 томда булыр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев