Әгерҗе районы укучылары Казанга Чыршы бәйрәменә барды
Бүген "Татнефть-арена" спорт сараенда Республикакүләм чыршы бәйрәме гөрләп узды. Уку алдынгыларын, мәктәп тормышында актив катнашучыларны, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңүче призерларны - барлыгы 7 меңнән артык укучыны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Алар арасында Әгерҗе районы мәктәпләрендә белем алучы 28 укучы да бар. Балалар Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе"...
Бүген "Татнефть-арена" спорт сараенда Республикакүләм чыршы бәйрәме гөрләп узды. Уку алдынгыларын, мәктәп тормышында актив катнашучыларны, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңүче призерларны - барлыгы 7 меңнән артык укучыны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Алар арасында Әгерҗе районы мәктәпләрендә белем алучы 28 укучы да бар.
Балалар Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкиятенә нигезләнгән "Кар патшабикәсе. Версия 2.0" тамашасын карады. Бәйрәмнән яшь кунаклар махсус әтәч рюкзакларга тутырылган тәм-томнар белән кайтып китте.
Ә Чыршы бәйрәменә кемнәр барганлыгын моннан кара: http://agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/14625-karagyiz-%D3%99ger%D2%97e-rayonyinnan-kazanga-prezidentnyi%D2%A3-chyirshyi-b%D3%99yr%D3%99men%D3%99-kemn%D3%99r-bara.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев