Әгерҗе районы укытучыларының ноутбукларын яңартачаклар
Район башлыгы Валерий Макаров мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең төп эпиграфы итеп инглиз язучысы Редьярд Киплингның сүзләрен китерде: "Белем бирү иң югары сыйфатлы булганда гына мөһим. Ә сыйфатсыз белем бирүнең бернинди файдасы юк". Киңәшмәдә узган уку елында башкарылган эшләр, уңышлар, проблемалар һәм яңа уку елына бурычлар турындагы төп докладны ясаган...
Район башлыгы Валерий Макаров мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең төп эпиграфы итеп инглиз язучысы Редьярд Киплингның сүзләрен китерде: "Белем бирү иң югары сыйфатлы булганда гына мөһим. Ә сыйфатсыз белем бирүнең бернинди файдасы юк".
Киңәшмәдә узган уку елында башкарылган эшләр, уңышлар, проблемалар һәм яңа уку елына бурычлар турындагы төп докладны ясаган район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинаның чыгышында да белем бирүнең сыйфатын күтәрү кызыл сызык булып барды. Районыбыз педагогларының югары сыйфатлы белем бирүдә мактанырлык, горурланырлык эшләре бихисап. Лаешта узган республика мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Әгерҗе районы педагогларының хезмәтенә югары бәя бирүе дә - моңа ачык мисал.
- Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районының 31нче урыннан 17нчегә күтәрелүе районыбыз педагогларының дөрес, инновацион үсеш юлында булуын күрсәтә. Укытучыларыбызның мәгариф системасындагы барлык мәсьәләләргә иҗади якын килеп эшләве һәм энтузиазмы - күз алдыбызда. Мәктәп-бакчаларыбызда чын профессионаллар, тәҗрибәле, үз эшләренә бирелгән фанатлар эшләвенә чын күңелдән сөенәм, - диде район башлыгы.
Аннан соң ул соңгы елларда Татарстанда мәгариф учреждениеләренең матди хәлен яхшыртуга гаять зур әһәмият бирелүен мисаллар белән дәлилләде.
- Россиянең бер генә төбәгендә дә мәктәп-бакчаларга мондый зур акчалар тотылмый. Узган ел Бима мәктәбен һәм 1нче гимназияне төзекләндерүгә 25 миллион 155 мең сум бирелсә, быел Иж-Бубый, Девәтернә мәктәпләрен һәм Красный бор бакчасын ремонтлауга 30 миллион 500 мең сум тотылды. Бима һәм Көчек мәктәпләрендә спорт залларын ремонтлау өчен 2 миллион 800 мең сум бирелүе дә - моңа кадәр күрелмәгән хәл. Күләгәштә 100 урынлы мәктәп төзү буенча да боз кузгалды. Аның проект-смета документациясе әзер инде. Сарсак-Омгада һәм Көчектә яңа спорт мәйданчыклары төзеячәкбез, - дигән сүзләрен зал алкышлар белән каршылады.
Укучылар саны аз булган мәктәпләрне ябып, база мәктәпләренең матди хәлен яхшырту белән кайберәүләр килешеп тә бетмиләр. Район башлыгы бу мәсьәләгә дә тукталды.
- Авыл мәктәпләрен оптимальләштерүне кайберәүләр аңлап бетермиләр. Әмма бала саны елдан-ел кими барган мәктәпне тулы көченә эшләтү һич мөмкин түгел. Шул сәбәпле узган ел Девәтернә һәм Тәбәрле мәктәпләре төп мәктәп итеп калдырылды. Биш бакча мәктәпләргә кушылды. Нәтиҗәдә, 2 миллион 873 мең сум акча оптимальләштерелде. Быел исә Кадрәк мәктәбен тугызъеллыка калдырып, баласыз калган Нарат һәм Иске Чекалдада башлангыч мәктәпләрне ябып, 2 миллион 906 мең сум акча экономияләнде. Янга калган акча районның мәгариф системасын үстерүгә тотылачак, - дигән аңлатма бирде Валерий Макаров.
ЯҢА УКУ ЕЛЫНЫҢ КАЙБЕР ТӨП БУРЫЧЛАРЫ
- Сыйфатлы белем бирү отличник-ударниклар, олимпиадаларда җиңүчеләр саны белән генә түгел, рухи яктан үсеш, патриотик тәрбия белән дә бәяләнергә тиеш. Президент Владимир Путин җитәкчелегендә тәрбия эшендә "Россия укучылары хәрәкәте" дигән яңа юнәлеш кертелә. Моны тормышка ашыру өчен барлык база мәктәпләрендә педагог-оештыручы ставкасы кертергә;
- укытуның сыйфатын күтәрү өчен иң элек укытучы кадрлар әзерләүнең сыйфатын күтәрергә. Яшь мөгаллимнәр әзерләүне һәр мәктәп үзе кайгыртырга тиеш.
НОУТБУКЛАРНЫ ЯҢАРТАЧАКЛАР
Киңәшмәдә катнашкан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан профсоюзлары оешмасы рәисе Юрий Прохоровның катнашуы һәм аның чыгышы залны тагын да җанландырды. Ул фәкать безнең республикада гына мәгариф хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләү өчен шартларың елдан-ел яхшыруына, хезмәт хакларының артуына басым ясады. Һәр укытучының шәхси ноутбук белән бушлай тәэмин ителүе дә фәкать Татарстанда гына дигәч, зал бераз шаулап алды. "Алар ватыла бит, нишләргә" дигән сорау яңгырады. Юрий Прохоров авызыннан:
- Республика укытучыларга 170 миллион сумга ноутбуклар алып өләшкән иде. Байтагы сафтан чыкты дигән сүзләр ишетелә башлады. Нәтиҗәдә, аларны яңарту өчен 170 миллион сум акча бүленде, - дигән җавап яңгырагач, зал алкышларга күмелде.
Белем бирүдә укытучыларны кызыксындыра торган түләүләр буенча да аңлатма бирде профсоюз лидеры.
- Бу түләүләр укытучыга белем бирүдәге конкрет югары нәтиҗә өчен директор күрсәтмәсе буенча гына бирелергә тиеш түгел. Соңгы сүзне уртак фикергә килеп, махсус комиссия әйтергә тиеш, - диде Юрий Прохоров.
Аны мәктәпләрдә хезмәт күрсәтүчеләрнең, пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булу да борчый. Татарстанда МРОТның 7500 сумга күтәрелүе аларның хезмәт хакының бераз артуына китерер, - диде ул.
Баш профсоюз лидерына укытучыларга ел саен тест уздыру кирәкме дигән сорау да бирелде. Ул исә катгый итеп:
- Кирәк. Тестта 20-30 балл гына җыйган укытучы укучысын БДИга ничек әзерләсен, аннан ничек сыйфатлы белем бирүне көтәргә? Укытучы үз фәне буенча белемен даими күтәреп торганда гына югары нәтиҗәгә ирешә, - диде.
Юрий Прохоров мәгариф тармагында алда да үзгәрешләр булуын кисәтеп үтте. Чөнки әле шушы арада гына Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа җитәкче килде. Ул - Президент администрациясендә эшләгән Ольга Васильева. Заманында укытучы булган, Фәннәр академиясе әгъзасы.
ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!
Иртәгә мәктәпләребез янәдән балаларның шат авазына күмелер. Әгерҗе районы укытучылары сафына басып, коллегалары алдында ант биргән биш яшь мөгаллимгә дә, гомерләрен мәктәпкә багышлаган барлык мәгариф хезмәткәрләренә дә хәерле уку елы телибез. Республика рейтингында тагын да югарырак үрләр яуларга язсын.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев