Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында да бакчага түләү сигез процентка артты

4 яшьлек улым балалар бакчасына йөри. Бала бакчага йөргән өчен ай саен болай да ике мең сумнан артык акча түли идек. Январь аенда бәя артты дип 2,5 мең сумга якын акча түләттерделәр. Әти-әни кесәсен төпсез кое дип уйлыйлармы икән әллә? Бик күп ата-аналарны борчыган бу сорауга ачыклык кертүегезне сорыйм. Л.ШАКИРОВА....

4 яшьлек улым балалар бакчасына йөри. Бала бакчага йөргән өчен ай саен болай да ике мең сумнан артык акча түли идек. Январь аенда бәя артты дип 2,5 мең сумга якын акча түләттерделәр. Әти-әни кесәсен төпсез кое дип уйлыйлармы икән әллә? Бик күп ата-аналарны борчыган бу сорауга ачыклык кертүегезне сорыйм.

Л.ШАКИРОВА.

Әгерҗе шәһәре.

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясенә электрон почта аша килгән бу хатка район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән КӘЛИМУЛЛИНА җавап бирә.

- Январь аеннан Татарстанда барлык балалар бакчаларында да бәя якынча сигез процентка артты. Моны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен финанслауга чыгымнарның үсүе, азык-төлеккә бәя, бакча хезмәткәрләренә хезмәт хакы арту белән аңлаталар. Бер баланы бакчада тәрбияләү бер айга якынча сигез мең сумга төшә. Аның 70 процентын Хөкүмәт үз өстенә ала. Ә ата-ана түләве учреждениенең төренә, эш вакытына һәм баланың яшенә карап билгеләнә. Мәсәлән, Әгерҗедә барлык бакчалар да 10,5 сәгать эшли. 3-7 яшьлек бала өчен моңа кадәр 2257 сум түләгән булсалар, январь аеннан ул 2446 сум тәшкил итә. Ә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге баланы йөрткән өчен 2212 сум түләгән булсалар, хәзер ул - 2395 сум.

Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр быел да саклана. Беренчедән, балалар бакчасына түләүдә һәркемгә федераль субсидия тиеш: беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент. Икенчедән, гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан кимрәк булса. Керем кимрәк булган саен, компенсация күбрәк була. Өченчедән, күпбалалы гаиләләргә ташламалар: алар бакча өчен 50 процент кына түлиләр һәм компенсация алу мөмкинлекләре дә бар. Инвалид, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар бакчага бушлай йөриләр.

Ата-аналар шуны исләрендә тотсыннар иде: бала бакчага йөрмәгән көн өчен бары тик ашауга киткән чыгым бәясе генә киметелә. Ә бала тәрбияләү өчен киткән башка чыгымнар шул килеш кала. Алар, ай саен бала бакчага йөрү-йөрмәүгә карамастан, абонент түләве кебек түләнеп барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев