Әгерҗе районында “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит“ акциясе бара
14 марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенрәсәй акциясе башланды. Ул 25 мартка кадәр дәвам итә. Наркомания - яшьләр арасында тамыр җәйгән иң куркыныч проблемаларның берсе. Шуңа күрә акция аның белән көрәшкә халыкны да җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге...
14 марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенрәсәй акциясе башланды. Ул 25 мартка кадәр дәвам итә.
Наркомания - яшьләр арасында тамыр җәйгән иң куркыныч проблемаларның берсе. Шуңа күрә акция аның белән көрәшкә халыкны да җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә кесә калынайтучыларга каршы көрәшне көчәйтүне күздә тота.
Әгәр сез янәшә-тирәгездә өй шартларында наркотик матдәләр җитештерүчеләрне, аларны сатучыларны, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, бу турыда түбәндәге ышаныч телефоннарына шалтыратып әйтегез.
Эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә:
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнарының Алабугадагы "ышаныч телефоны" - (85557) 39770, 32852.
Әгерҗедә:
Мәгариф идарәсе - 22980.
Социаль яклау идарәсе - 21086.
Поликлиниканың наркология кабинеты - 22694.
Прокуратура - 22444.
Көн саен тәүлек дәвамында:
Район эчке эшләр бүлеге - 21232, 21700, 89625799474.
Һәр шалтырату сер итеп саклана. Яшьләребезнең наркомания сазлыгына батуына, нәтиҗәдә, гомерләре вакытсыз өзелүгә битараф булмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев