Әгерҗе районында терлек азыгы техникасын тикшерделәр
Махсус комиссия үз эшен "Агро-Кама" ширкәтенең "Тирсә" бүлекчәсе басуында тезелеп куелган техниканы тикшерүдән башлады. Комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ит җитештерү секторы әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов, инженер-техник хезмәткәрләр, агрономнар бар иде. -...
Махсус комиссия үз эшен "Агро-Кама" ширкәтенең "Тирсә" бүлекчәсе басуында тезелеп куелган техниканы тикшерүдән башлады.
Комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ит җитештерү секторы әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов, инженер-техник хезмәткәрләр, агрономнар бар иде.
- Әлегә азык культуралары муллыгы сизелми. Әмма ничек кенә булмасын, без терлекләрне кышлатырлык азык әзерләргә бурычлы. Бөтен өмет - сездә, хөрмәтле механизаторлар. Язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыга алдык. Терлек азыгы әзерләүдә дә сынатмассыз дип ышанабыз, - диде Дилүс Гатауллин.
- Безнең хуҗалыкта 1300 баш терлек исәпләнә. Аларны исән-имин кышлату өчен 50 мең тонна сенаж, шул ук күләмдә силос әзерләргә кирәк. Әлеге бурычның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә бер-беребезгә ярдәм итеп эшләсәк, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм, - дип дәвам итте Ленар Нургаянов.
- Быелгы һава шартлары кыр эшләре өчен бик үк җайлы килде дип булмый. Туфракта дым җитәрлек булса да, җылылык юк. Шуңа да карамастан, басуларыгыз, чәчүлекләрегез әйбәт күренә. Барлык эшләрне дә үзвакытында югары сыйфат белән үтәп чыксагыз малларыгыз тук, икътисадыгыз нык булыр. Мин сезнең хезмәттә сынатмаячагыгызга ышанам, уңышлар телим. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез, - диде Айрат Хәбибуллин.
Аннан комиссия һәр терлек азыгы әзерләүдә катнашачак трактор, чапкыч, машиналар янында тукталып, аларның техник торышын тикшерде.Әзерлек эшенә уңай бәя бирелде.
Комиссия әгъзаләре Пеләмеш басуында старт сызыгына тезеп куелган техниканы да карадылар. Биредә "Исәнбай", "Кадыбаш", "Пеләмеш" бүлекчәләре механизаторлары сынау тотты. Аларның әзерлеге дә җитәкчеләр тарафыннан уңай бәя алды.
Алдагы атна башында районда терлек азыгы әзерләүгә старт биреләчәк. Авыл хезмәтчәннәренә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев