Әгерҗе районында уртача уңыш - 23,5 центнер
Районда урып-җыю эше кызганнан-кыза бара. 26 июльгә 2800 гектардан барлыгы 6100 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Уртача уңыш гектарыннан 23,5 центнер чыга. Комбайннар Уразай, Варкләд-Бодья, Иж-Бубый, Кадыбаш кырларында эшлиләр. Әлеге басулардан көзге арыш - 2100, көзге бодай - 400, борчак 300 гектарда җыеп алынды. "Наҗар" һәм "Сарсак-Омга" ширкәтләрендә арыш, фермерлар -...
Районда урып-җыю эше кызганнан-кыза бара.
26 июльгә 2800 гектардан барлыгы 6100 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Уртача уңыш гектарыннан 23,5 центнер чыга.
Комбайннар Уразай, Варкләд-Бодья, Иж-Бубый, Кадыбаш кырларында эшлиләр. Әлеге басулардан көзге арыш - 2100, көзге бодай - 400, борчак 300 гектарда җыеп алынды. "Наҗар" һәм "Сарсак-Омга" ширкәтләрендә арыш, фермерлар - Ямурзадан Сәхиповлар көзге бодай, Салагыштан Мөхәммәдиевлар арпа сугуга керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев