Әгерҗе районында юлларны төзекләндерү дәвам итә
Әгерҗебез 370 еллык юбилеен тагын да матураеп, яшәреп каршы алырга әзерләнә. Әнә, Гоголь урамы икенче яшьлеген кичерә диярсең. "Яшьлек" паркында эш гөрли, "Брус" төзүчеләре бу көннәрдә әлеге урамга асфальт түшәү белән мәшгуль. - Җәй күпләр өчен отпуск, ял вакыты булса да, безнең егетләр өчен тынгысыз эш чоры ул. Ял да...
Әгерҗебез 370 еллык юбилеен тагын да матураеп, яшәреп каршы алырга әзерләнә. Әнә, Гоголь урамы икенче яшьлеген кичерә диярсең. "Яшьлек" паркында эш гөрли, "Брус" төзүчеләре бу көннәрдә әлеге урамга асфальт түшәү белән мәшгуль.
- Җәй күпләр өчен отпуск, ял вакыты булса да, безнең егетләр өчен тынгысыз эш чоры ул. Ял да ике атнага ике генә көн туры килә аларга. Эссе кояш астында уникешәр сәгать эшлиләр юлчыларыбыз, - ди "Брус" ширкәтенең Әгерҗе участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.
ШӘҺӘРДӘ
Дүшәмбе иртәнге сәгать 6да Гоголь урамында ун берәмлек техникада ике дистәгә якын эшче юл төзекләндерү белән мәшгуль иде инде. Эссе кояш астында эшләп кара янган юлчыларның тын алырга да вакытлары юк. Өч көн эчендә 400 метр араны гөл итәселәре бар аларның. Биредә хәзер ике яклы юл булачак. "Яшьлек" паркы каршында машина кую урыны ясау бурычы да йөкләнгән аларга. Тротуар инде әзер.
- Көзге кебек юлдан машиналар тыз-быз чабарлар инде дип уйлый күрмәгез, "лежачий полицейскийлар" тизлекне арттырырга юл куймаячаклар. Аннан юл билгеләре дә тизлекне сакларга ярдәм итәчәк, - ди Минсәет әфәнде.
Бу җәйдә шәһәребезнең Вокзальная урамы юлларында да зур төзекләндерү эшләре алып барылды. Дистә еллар көтте әгерҗелеләр бу сөенечле вакыйганы. Хәзер юл да, тротуар да шоп-шома. Вокзальная урамына илтүче Азин, Киров урамнарының да бер өлешенә асфальт түшәлгән. Әгерҗе вокзалы аша башка шәһәрләргә китүчеләр, райондашлар машиналар белән тыз да быз йөреп кенә торалар.
Сабыйларын 6нчы бакчага йөртүче әти-әниләрдән дә Комсомольская урамының начарлыгыннан моң-зарны еш ишетергә туры килә иде. Биредә дә хәзер асфальт. Әле дүшәмбе көн генә Энергетиклар урамында яшәүче Илһам Гыйләҗев редакциягә кереп район башлыгы Валерий Макаров, Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге юлчыларга олы рәхмәтен белдереп чыкты.
- Узган ел Энергетиклар урамыннан йорт сатып алган идек. Аз гына яшәсәк тә юллары үзәккә үтте. Район җитәкчелегенең гозеребезгә колак салуына бик сөендек. Урамыбызның бер өлешенә асфальт, бер өлешенә ташлы-комлы катнашма җәйделәр. Хәзер өлкән яшьтәге апалар да бакчаларына безнең урам аша сөенә-сөенә баралар, - диде ул.
Әнә шулай, Әгерҗебез Шәһәр көненә бик матурлана. Гоголь урамындагы эшләр төгәлләнгәч, әле Нариманов урамына тротуар да җәячәкләр юлчылар.
РАЙОНДА
Авыл юлларында да эш кайный. Иж-Бубыйда Үзәк урамда яшәүчеләргә бәхет елмайды быел. Бер чакрымга якын арага комлы-ташлы катнашма җәелде. Ямурзада 500 метр юл, Азевода мәктәпкә илтүче юлга шундый ук катнашма түшәлде. Кадрәктә 600 метр юлны төзекләндерү төгәлләнде. Кичкетаң халкы Үзәк урамга асфальт түшәлүгә дә сөенеп туялмый. Кам.Ключ авылында яшәүчеләргә дә язгы ташу куркыныч булмаячак. Юлчылар күпердә зур төзеклдәндерү эшләре алып бардылар.
- Алты айда билгеләнгән эш планының 80 процентын үтәдек инде, - ди Минсәет Мәһәдиев.
Юлларны төзекләндерү дәвам итә. Иске Эсләк-Черново юлыннан йөрүче Тугызбуй халкына да сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз. Ничә еллар түрәләрнең бусагасын таптаган халыкның үтенече уңай якка хәл ителде. Бик тиздән Удмуртия белән тоташтыручы ике чакрым юлга асфальт түшәү эшен башлаячаклар "Брус" юлчылары. Әле аларны Ямурза-Салагыш авыллары арасындагы юлда да биш миллион сумлык төзекләндерү эшләре дә көтә.
Белешмә:
"Брус" ширкәте районда 300 километр юлга хезмәт күрсәтә.
Җәйге чорда эшчеләр саны сиксәнгә кадәр җитә.
Юлчылар кайнар ризык белән тәэмин ителәләр, Шаршады янындагы базаларында яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев