Әгерҗе районыннан Татарстан халыклары съездына барачак делегатлар билгеле
Бу атнада районның хакимият бинасында III Татарстан халыклары съездына барачак делегатларны раслау буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте. Аның эшендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күптән түгел Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында район Мәдәният сарае фойесында эшмәкәрләр һәм кул осталарының...
Бу атнада районның хакимият бинасында III Татарстан халыклары съездына барачак делегатларны раслау буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте. Аның эшендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күптән түгел Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында район Мәдәният сарае фойесында эшмәкәрләр һәм кул осталарының күргәзмәсен караганда милли киемле райондашларыбыз янына тукталып: "Казанда узачак съездга да менә шулай матур итеп милли киемнәрдә килегез. Безнең төп байлыгыбыз - милләтара татулык һәм тынычлык. Чираттагы корылтайда да моңа зур басым ясалачак", - дигән иде. 22 апрельдә Казанда узачак III Татарстан халыклары корылтаен күз уңында тотып әйтүе иде бу Парламент башлыгының. Моннан ун ел элек, 2007 елның ноябрендә үткән II корылтайда Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе итеп тә сайланган иде Фәрит Хәйруллович. Ә I съезд 1992 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән узды. Бу - Татарстан Республикасында милли-мәдәни хәрәкәтне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә төп этап булды.
Иҗтимагый Совет утырышының беренче өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевның Әгерҗе районында дәүләт милли сәясәт концепциясен тормышка ашыруны чагылдырган чыгышы тыңланды. Аннан III съездга делегатлар тәкъдим ителде. Менә алар, 22 апрельдә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә корылтайга барачак райондашларыбыз:
Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,
Владимир КИБАТОВ - ТР марилары милли-мәдәния автономиясенең Әгерҗе районы буенча рәисе,
Рушания БАЙТИМЕРОВА - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты "Ак калфак" оешмасының Әгерҗедәге бүлекчәсе җитәкчесе,
Елена ШУШАКОВА - ТР рус милли-мәдәни оешмасының төбәктәге бүлекчә Советы рәисе,
Марс ГАТАУЛЛИН - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әгерҗе җирле бүлекчәсе рәисе,
Наталья МАТВЕЕВА - ТР удмурт милли-мәдәни автономиясенең Әгерҗе районындагы җитәкчесе.
Делегатларның барысы да - милли-мәдәни традицияләребез сагында торучылар. Ә гомумән алганда, съездда 170тән артык милләт вәкиле катнашыр дип көтелә.
Белешмә.
Бүген Әгерҗе районында яшәүче халыкларның 58,1 процентын - татарлар, 25,2 процентын - руслар, 8 процентын - марилар, 6,4 процентын удмуртлар тәшкил итә. Калган 2,8 проценты - украиннар,башкортлар, үзбәкләр, әрмәннәр, әзәрбайҗаннар, таҗиклар, немецлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев