Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районының Чәчкә авылында нибары ике кеше гомер кичерә

Җәй көне бу авыл гөлчәчәкләргә күмелә. Исеме дә җисеменә тәңгәл - Чәчкә. Тик менә җәннәт почмагына тиң авылда яшәр кеше генә калмаган. Биредә төпләнеп гом ер итүчеләр нибары икәү (!) бүген. Аларның берсе - 83нче яшен ваклаучы Әнисә Хуҗина, икенчесе - 47 яшьлек Фәнис Гыйльметдинов. Дөрес, җәй көне тагын берничә...

Җәй көне бу авыл гөлчәчәкләргә күмелә. Исеме дә җисеменә тәңгәл - Чәчкә. Тик менә җәннәт почмагына тиң авылда яшәр кеше генә калмаган. Биредә төпләнеп гом ер итүчеләр нибары икәү (!) бүген.

Аларның берсе - 83нче яшен ваклаучы Әнисә Хуҗина, икенчесе - 47 яшьлек Фәнис Гыйльметдинов. Дөрес, җәй көне тагын берничә йортта яшәүче бар. Тик алар, кем әйтмешли, "дачниклар" гына. Әнисә апа Лесная урамының бер башында яши, Фәнис - икенче башында.

Әнисә ХУҖИНА

- Мин үзем төп Салагышныкы, ә ирем Габделхәй Чәчкәнеке иде. Шахтада эшләде ул, туган авылына кунакка кайткан җиреннән Салагышка килгән иде, аның белән шунда таныштык. Мин бирегә килен булып төшкәндә авыл гөрләп тора иде әле, - дип башлады әңгәмәне Әнисә апа.

- Габделхәемнең: "Бирегә иң беренче булып төпләнүчеләр дә салагышлылар булган. Урман куенында урнашкан бу урынны алар бик ошатканнар. Тирә-ягы чәчәкләргә күмелгән булгач, озак уйлап тормаганнар, авылга Чәчкә дип исем биргәннәр, - дип сөйләгәне истә калган, - дип дәвам итә.

Әнисә апа килен булып төшкән вакытта Чәчкәдә бозау, тавык, сарык, ат фермалары, хәтта кортлык, тегермәнгә кадәр була, клуб, кибет, башлангыч мәктәп эшли. Әнисә апа бозаулар карый.

- Бергә эшләгән хезмәттәшләремнән Асия Фәссахова гына калды инде. Ул Азевода яши. Элегрәк аның белән очрашып, фермада эшләгән вакытлар турында сөйләшеп туймый идек, - ди Әнисә апа.

Ул елларда авылдагы ике урамда 30лап йортта ут яна. Һәр йортта - икешәр, өчәр бала...

- Безнең йортта да өч бала тәгәрәп үсте. Балаларыбыз үскән чакларны, Габделхәем белән яшәгән елларны бик сагынам, - дип сагышланып алды Әнисә апа.

Хәзерге вакытта олы кызлары Халисә һәм уртанчылары Рәфис Ижауда яшиләр, Рәзим - Ямурзада. Иренең мәңгелеккә күчкәненә дә 13 ел булган инде.

- Габделхәем вафат булганнан соң кышка кызларыма китеп карадым.Тик сагынуга һич чыдап булмый. Өемнең бүрәнәләренә кадәр төшләремә керә. "Аякларым йөргәндә китмим" дип "каты" итеп әйттем кызыма. Ягам дисәм, утыным бар. Быел да бер КамАЗ утын сатып алдым. Суны коедан алабыз. Менә балаларым насос ярдәмендә өйгә үк керттеләр. Ут яна, телевизор эшли, ни кирәк тагын?! Әле ярый, ил-көн яңалыкларын белергә телевизор бар, димен. Ә газета-журналларга языла алмыйбыз, ике кешегә кем китереп йөрсен аны?! Эчем бик поша башласа, Ямурзада яшәүче Зәйтүнә туганыма барып кайтам. Намаз уку да күңел тынычлыгы бирә, - ди ул.

Азеводан хат ташучы Лилия Серафимовичка да олы рәхмәтен җиткерде Әнисә апа.

- Заказной хатлар булган очракта Лилия велосипед белән булса да китереп китә, пенсияне дә вакытында алып килә, - ди. - Элек Азеводан фельдшер Ирина Ханнанова килеп йөргәндә дә бик рәхәт иде. Тик "кыскартулар" нәтиҗәсендә ул да эшләми хәзер. Бик нык авырып китсәк, Красный бордан "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килә, ә кирәкле даруларны шәһәрдән балалар алып кайта, - ди әңгәмәдәшем.

- Ямурзада гына яшәгәч, улым Рәзим хәлемне еш белеп тора. Үтеп барышлый да кереп чыга. "Нәрсә кирәк, әни, әйт, алып кайтырмын" дип кенә тора. Шулай да иң зур таянычым, ярдәмчем, киңәшчем - авылдашым Фәнис. Нинди генә үтенечем булса да аңа мөрәҗәгать итәм. Берүк, исән генә булсын, - дигән сүзләр белән рәхмәтле карашын Фәнискә күчерә ул.

Фәнис ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ

Салих-Вера Гыйльметдиновлар гаиләсендә өч бала үсәләр алар: Фәридә, Венера һәм Фәнис.

- Әниебез Вера кибеттә эшләде, әтиебез Салих - фермада. Мин мәктәптә укыганда ук көтү көттем. Аннан комбайнда эшләдем, армиядән кайткач тракторга утырдым, - дип сөйли Фәнис.

Колхозлар таркалгач, бәхет эзләп читкә китеп карый ир-егет.

- Тик шәһәр тормышына ияләшә алмадым. Йөрдем-йөрдем дә кире туган авылыма кайттым, - ди ул.

Берара урман хуҗалыгында эшләп алган, анда эш урынсыз калгач, Азево эшмәкәре Рамил Исмәгыйлев чакыруы буенча аның пилорамына киткән.

- Рамилгә рәхмәт әйтеп туялмыйм. Эшем дә бик ошый, хезмәт хакым да яхшы. Ерак та түгел: туры юлдан барсам өч чакрымга җыела, асфальттан - биш чакрым, - ди Фәнис.

Быел зиратларын койма белән әйләндереп алуларына да сөенеп туялмый ул. Бу яклап та Рамилнең ярдәме зур булды, ди.

- Шулай ук район башлыгы Валерий Макаровка, Азево авыл җирлеге башлыгы Владимир Семеновка, "Красный бор" кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе, бертуган апам Венера Гыйльметдиновага газета аша олы рәхмәтебезне җиткерсәгез иде, - дип тә үтенде.

- Безне азык-төлек белән тәэмин итүдә апаның ярдәме зур. Авылыбыз олы юл буенда урнашкан бит. Райпоның автолавкасы узып барышлый да безгә кирәкле азык-төлекне калдырып китә. Бары тик алдан заказ биреп куярга гына кирәк, - ди авылның бердәнбер ир-егете.

...Фәнис белән урам буйлап барабыз. Уңга карасаң да - җимерек өй, сулда да...

- Менә монда клуб урнашкан иде, аннан арырак - тавыклар фермасы. Ә урам буйлап төзек йортлар тезелеп киткән иде заманында, - дип сөйли Фәнис.

Авыл башында ук - аларның йорты. Аннан - зират...

- Менә шушы йортта тәгәрәп үстек инде без. Апам Фәридә Чаллыда эшләде, хәзер бик еш кайтып йөри, - ди Фәнис.

Элегрәк үгезләр, сарыклар асраганнар, хәзер тавык-чеби, үрдәкләр белән генә канәгатьләнәләр.

- Көтү йөрмәгәч, терлекне болынга чыгарып бәйләргә туры килә. Тик җәен биредә чебен-черкигә чыдап булмый, шуңа малны газап чиктермәскә булдык, - ди ул.

- Тик җәй көне барыбер рәхәт авылда. Каен, җир җиләкләре, гөмбә бик күп үсә бездә. Гомумән, җәй буе урманнан кайтып кермим. Урманыбызда пошилар, кабан дуңгызлары очрый, аю эзләренә дә тап булганым бар. Менә шундый җәннәт почмагына тиң Чәчкәмне ташлап кая китәсең?! - ди Фәнис.

Тик ямьле язга кадәр ерак шул әле. Аңарчы Әнисә апага бару өчен дөм караңгы урамны ничә кат урарга туры килер әле аңа? Әле ярый, нефтьчеләрнең тракторы юлны чистартып тора, ди. Озын салкын кышларны исән-имин чыгып, җылы җәйгә җитәргә язсын Чәчкә авылын саклаучы Әнисә апа белән Фәнискә.

Белешмә.

Чәчкә - 1920 елларда нигезләнгән татар авылы. Әгерҗедән 89 чакрым көньякта, Азевка елгасы буенда урнашкан. Чәчкәдә 1926 елда - 129, 1992 елда 10 кеше яшәгән, хәзер нибары 2 кеше.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев