Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районында җанисәп уздыруның оештыру планы әзер

Мәгълүмат федераль базага кертеләчәк

2020 елда Әгерҗе районында Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның төп бурычларының берсе оештыру планын әзерләү иде.

План әзер. Райондагы 72 торак пункт, шартлы рәвештә санау һәм исәпкә алу участокларына бүленеп, җанисәп алучыларга ихтыяҗ билгеләнде. Халык санын исәпкә алу документында күрсәтелгәнчә, әлеге чараны уздыруга кадрлардан (100 кешегә якын) тыш,оештыру, финанс, матди-техник ресурслар да кирәк.

Тулаем алганда, Әгерҗе районында 11 халык санын алу, 65 санау, 11 стационар участок булдыру планлаштырыла. Бер исәпкә алучыга уртача 550 кеше туры килә. Исегезгә төшерәбез: һәр исәпкә алучы Россия Саклык банкы тарафыннан 50 мең сумга иминиятләштерелә.

Бөтенроссия халык санын алуның төп яңалыгы – россиялеләр өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыра алу мөмкинлеге.
Халыкны исәпкә алуга инде хәзердән үк языларга була. Дәүләт статистикасы бүлеге белгечләренең телефоннары – 21800, 22749.

Җанисәпкә кагылышлы барлык мәгълүмат та Росстатның федераль базасына кертеләчәк. Алардан салым хезмәте, Пенсия фонды һәм башка ведомство, оешмалар файдалана алмаячак.

Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: моңа кадәр әле бер генә тапкыр да мәгълүматның читкә китү очрагы булганы юк. Респондентлар тарафыннан тутырылган кәгазьләр халык санын алу йомгаклары игълан ителү белән юкка чыгарыла.

Бөтенроссия халык санын алу төбәкләрдәге, шәһәр-авыллардагы халык санын һәм аның милли составына кагылышлы актуаль мәгълүматны белергә, социаль-икътисади процессларны күрергә ярдәм итә.

Моңа кадәр Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1-31 октябрендә узачак дип планлаштырыла иде. Апрель аенда Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты.
Бөтенроссия халык санын алу турындагы барлык мәгълүмат – https://tatstat.gks.ru/vpn2020 сайтында.

Әлфия ТИМКИНА,
дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы.
Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев