Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында “Ел укытучысы“ бәйгесенең финалы узды

Ул өч этапта узды

Быел әлеге район бәйгесе Тирсә мәктәбе базасында үтте. Беренче этапта мөгаллимнәр портфолио тәкъдим иттеләр, икенчесендә Тирсә мәктәбе укучыларына ачык дәресләр күрсәттеләр. Ә финалга узган унбер укытучы “Мөгаллим – һөнәр остасы“ дигән фикерне яклап чыгыш ясады. 

Гомуми очколар саны буенча “Ел укытучысы“ номинациясендә Сарсак-Омга лицееның инглиз теле укытучысы Татьяна Маркитонова – җиңүче, Тирсә мәктәбенең тарих укытучысы Гөлия Избекова, 1нче гимназиянең физкультура укытучысы Владимир Екимов һәм Красный бор мәктәбенең математика укытучысы Елена Лукина призерлар булдылар.

“Дебют“ номинациясендә 3нче мәктәпнең информатика укытучысы Светлана Журавлева җиңү яулады.

“Иң яхшы татар теле укытучысы“ исеменә 1нче гимназиядән Гөлнара Мурзина лаек булды. 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, җиңүчеләрне һәм призерларны котлап, Мактау грамоталары тапшырды. 

Тирсә мәктәбе коллективы бәйгедә катнашучыларга җыр-биюләр тәкъдим иттеләр. 
 

Фотоларны сылтама аша карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев