Әгерҗе районында Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны зурлап бәйрәм итәләр
Чаралар оештыру матур бер традициягә әйләнде
26 апрель – Татарстан өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, заманча татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.
Аны мәйданнарда бәйрәм итү, башка төрле чаралар оештыру матур бер традициягә әйләнде. Әгерҗе районында да халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны зурлап бәйрәм итәләр.
Бернинди чикләүләр, авырлыклар әлеге көннең әһәмиятен һич кенә дә киметә алмый. Шуңа күрә аны мөмкин булганча тулы канлы итеп уздырырга тырышабыз.
Бәйрәм белән, дуслар!
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев