Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр

Бәйрәм концерты узды

Бүген Мәдәният сараенда Җирле үзидарә көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. 

“Сез халык белән элемтә булдыруның аерылгысыз өлеше булып торасыз, һәр гаилә, кеше тормышы белән бәйле мәсьәләләрне, халыкның зур һәм кечкенә проблемаларын көндәлек режимда чишәсез. Муниципаль хезмәткәр булу кешедән төрле тармакта күп белүне дә, зур җаваплылык та, үзеңне даими контрольдә тотуны да, сабырык та таләп итә. Халыкка хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юктыр ул.

Муниципаль хезмәт ветераннарына – аерым рәхмәтебез. Олы тәҗрибәгез, актив тормыш позициягез һәм озак еллар район халкына намуслы хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт“, – диде район башлыгы Азат Вәлиев. 

Бу көнне сәхнәдәге һәр чыгыш – районыбыз үзешчәннәре, яшь артистлар чыгышлары – һәркайсы бәйрәм бүләге булды.  
 

Фотоларны сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев