Әгерҗе районында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр тотылган
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла
Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе мәгълүматы буенча, 30 июльдән алып 3 августка кадәр Әгерҗе районында Туба һәм Бима торак пунктларында исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче ике кеше тотылган. Тикшерү барышында ике хокук бозучының да элегрәк исерек килеш йөргән өчен җаваплылыкка тартылганлыгы билгеле булган.
Хәзерге вакытта ике факт буенча да тикшерү эшләре алып барыла.
Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлеге халыкка мөрәҗәгать итә һәм юлларда игътибарлырак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев