Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында мөнәҗәтләр язучы яши

Абыстай вазифаларын башкара

Мөнәҗәтләрне үзем язам, ди Яңавылда яшәүче Сәмига абыстай ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Лаеклы ялга чыкканнан бирле ул авылда абыстай вазифаларын башкара.

Җиде балалы гаиләдә үскән кыз 5-7 сыйныфны Көчек мәктәбендә укый. Аның Шәмсениса әбисе Көчектә ир балаларга дин сабаклары өйрәтүче гыйлемле карчык була. Аңа авылдашлары зурлап Муллаттәй дип дәшәләр. Элек авылларда хуҗабикәләр һәр күәс саен кечкенә йомры хәер ипие сала торган булалар. Шәмсениса әбисенә китергәндә аның изге теләкләр әйтүен күреп үсә, аннан бик күп догалар өйрәнә Сәмига. Иж-Бубый мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Тәтештә агроном-бакчачы белгечлеге алып туган авылына кайта. Хәзер Яңавылга җиткәндә тау төшкәндә күренеп торучы күкләрне тишәрдәй булып үскән мәгърур наратлар – яшь агроном Сәмига һәм шул чор колхозчыларының хезмәт җимеше. 

Мәгъзүт белән гаилә корып балалар үстергәндә дә догалары күңелендә була. 

– Шатлыгым булганда күңелдән генә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне белдердем, зур эшләргә керешкәндә ярдәм итүен үтендем, балаларымның инсафлы булуларын сорадым. Динне кысрыклаган заманалар үтеп ирек бирелгәч, күңелдә йөрткән догаларны кабатладым гына. Рәшидә абыстаебыз олыгайгач, вазифасын миңа тапшырды. Җәмәгатем дә дин юлында йөрүемә сөенеп яшәде. Үзем белгәннәрне, намаз уку тәртипләрен яшьләргә дә өйрәтәм. Хәзер вафат булучыларны пакьләп соңгы юлга озатуны дин юлында йөрүче Рәмзия Гыйльметдинова белән бергәләп башкарабыз. Аллага шөкер, мәетләрне соңгы юлга озатуда авылдашларыбыз һәрчак активлык күрсәтәләр, – ди дин юлында армый-талмый хезмәт куючы Ак әбекәй.

Самига әби турында тулы язма газетабыз битләрендә чыкты - укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев