Әгерҗе районында узган ел өйләнгән иң өлкән кияүгә сиксән җиде яшь
Яшәеш

Әгерҗе районында узган ел өйләнгән иң өлкән кияүгә сиксән җиде яшь

Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 2018 елга нәтиҗә ясадылар.

Узган ел 272 сабый – 134 малай, 138 кыз дөньяга килгән. 67 бала – гаиләдә беренче, 117се – икенче, 57се – өченче, 31 – дүртенче һәм тагын да күбрәк сабыйлар. 3 гаиләдә игезәкләр үсеп килә.

Иң өлкән әтигә – 52,  иң яшенә 21 яшь. Ә бала тапкан иң өлкән әни 41 яшьтә. 17 яшьлек райондашыбыз да әни булу бәхетен татыган.

2018 елда 489 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Аларның 232се – ир-атлар, 257се – хатын-кызлар. Вафат булган ир-атларның уртача яше – 60-64. Хатын-кызларныкы – 85.

Әгерҗедә 119 парның никахы рәсмиләштерелгән. Иң өлкән кияүгә – 87, иң яшенә 19 яшь. Иң өлкән кәләшкә – 79, иң яшенә 17 яшь.

Районда 100 пар аерылышкан.

 

 


Нет комментариев