Терлекләргә вакцинация үткәрелә
Татарстан Республикасында 1 августтан планлы көзге диагностик тикшеренүләр үткәрү, ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү буенча старт бирелде. Хайван авыруларын кисәтүне күзаллаган әлеге зур колачлы эш республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Әгерҗе ветеринария белгечләре дә үз участокларында эшләргә керештеләр. Алар үсеп килүче яшь терлекләргә вакцинация үткәрәләр, эре мөгезле терлекләрне туберкулинизациялиләр, шәхси секторда этләр һәм мәчеләр котыруга каршы вакцинация үткәрәләр.
Нет комментариев