Әгерҗе районында яшәүчеләр ТР Роспотребнадзор башлыгына сорау бирә алалар
Бердәм кабул итү булачак
2021 елның 6 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча кеше хокукларын яклау һәм иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина гражданнарны кабул итәчәк.
Әгерҗе районында яшәүчеләрнең үз сорауларын “Skype” программасы аша Әгерҗе районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге бар (Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 йорт, 21 бүлмә).
Катнашырга теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев