Әгерҗе районында югалган ир-атны тапканнар
11 гыйнварда ук югалган иде
Әгерҗедә югалган Альберт Галиәхмәтовны исән-сау килеш тапканнар.
"Әгерҗе хәбәрләренә" аның туганнары сөйләвенчә, ир-ат 11 гыйнварда ук югалган. Якыннары шунда ук социаль челтәрләрдә эзләү турында постлар тараткан.
Бәхеткә, барысы да уңышлы тәмамланды, ир исән-сау килеш табылган. Аның кайда һәм ни сәбәпле юкка чыгуы турында хәбәр ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев