Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районының 95 еллыгы, Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне ничек узачак?

Бу хакта район башкарма комитетының социаль үсеш буенча бүлеге җитәкчесе Татьяна СЕРГЕЕВА бәян итә

6 августта Әгерҗенең “Орешник” паркында зур бәйрәм узачак. Бу көнне берьюлы өч бәйрәм билгеләнеп үтелә: Әгерҗе районының 95 еллыгы, Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне. 

Паркка керү уңаенда Әгер җе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее мәйданчыгы каршы алачак. Музей хезмәткәрләре “Әгерҗе районының барлыкка килү тарихы” дип аталган тарихи театральләштерелгән күренеш тәкъдим итү белән бергә үзләре ясаган юбилей открыткалары да таратачаклар. Бәйрәм көнендә тагын нинди истәлекле мизгелләр һәм чаралар көтелә?

Бу хакта район башкарма комитетының социаль үсеш буенча бүлеге җитәкчесе Татьяна СЕРГЕЕВА бәян итә:

– Иҗади мәйданчыклар сәгать 12дә эшли башлый. Татар, рус, мари, удмурт милли мәйданчыкларда (ишегаллары) милли ризыклар әзерләү, курчаклар ясау буенча остаханәләр дә эшли. Калфак тегү, яулыкны мөселманча бәйләү буенча да мастер-класслар тәкъдим ителә. Сәнгать мәктәбе акварель рәсем сәнгате буенча “Табигатьтә ясыйбыз” дип аталган мастер-класска дәшә. 

Кыскасы, мәйданчыклар күп булачак һәркем күңеленә хуш килгәнендә катнаша ала.  Спорт мәйданчыкларында да “кызу” булырга охшаган. Бу көнне “Орешник”та волейбол һәм шахмат буенча турнирлар уза. Стадионда район башлыгы Кубогына барган футбол уеннарының финалы булачак. Бәйрәм алдыннан Кече Пурга районы белән ике арада төзелгән “Чикләрсез территория” проекты кысаларында ике республика спортчылары арасында чаңгыроллерларда ярышлар узачак.

Шулай ук бадминтон, йөзү буенча ярышлар үткәрү планлаштырыла. 14 сәгатьтән балалар-яшүсмерләр өчен аерым мәйданчык эшли. Биредә “Күңелле стартлар” уены, “Су-е-ф а”, “Дженга”, “Тере шахмат” турнирлары оештырыла. Спидкубинг буенча ярышлар көтелә. Традицион ак
вагрим һәм гигант твистеры да булачак, әлбәттә. Бәйрәм тантанасы 13 сәгатьтә башлана. Аның кереш өлеше, “Әгерҗе – киләчәк җире” дип аталып, районның 95 еллык тарихын чагылдыра. Әлбәттә, Тимерьюлчылар шәһәре көне дә темадан читтә калмый. Традиция буенча, бу өлештә хезмәт уңышларына ирешкән шәһәрдәшләребез һәм тимерьюлчылар бүләкләнә. Шулай ук озак еллар бергә гомер кичерүче матур парлар да хөрмәтләнә. Яшь шәһәрдәшләребез тантаналы шартларда паспорт алачак. Концерт программасына килгәндә, ике сәгать ярым дәвамында районыбызның сәхнә осталары иң матур чыгышларын бүләк итәләр.

Бәйрәм тарихында беренче тапкыр гармунчылар парады да узачак. Ә 18 сәгатьтә Әгерҗенең танылган рок төркеме концерты башлана. Аннан соң – дискотека.

Бәйрәм көне 22 сәгатьтә “Яшьлек” паркындагы салют белән тәмамланачак. Әгерҗенең үзәк урамында ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, Тимерьюлчылар шәһәре көне беренче тапкыр “Орешник” ял паркында узачак. Биредә гаилә белән ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә шәһәрдәшләребезне гаиләләре белән көтеп калабыз. Көн дәвамында биредә сәүдә нокталары, төрле аттракционнар да эшли. *   *   * Район юбилее һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан узачак бәйрәм чаралары программасының тулы варианты шушы көннәрдә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының социаль челтәрләрендә һәм сайтта урын алачак. Бәйрәм чаралары сезне көтә, хөрмәтле райондашлар! 0+.          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев