Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин туры эфирда сорауларга җавап бирде

Туры эфирлар сериясе дәвам итә

“Әгерҗе радиосы“нда җитәкчеләр белән туры эфирлар сериясе дәвам итә. Бүгенге язмада без “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр РӘХМӘТУЛЛИН белән интервью барышында күтәрелгән актуаль темаларның берничәсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез. 

–    Әнвәр Мансурович, үзара салым программасы буенча акча тапшыру дәвам итә. Кая, кайчан, күпме тапшырасын шәһәр халкының исенә төшерик әле. 

–    Референдумда үзара салым күләме һәр балигъ булган гражданиннан 300 сум күләмендә итеп билгеләнгән иде. Башка еллардагы кебек үк, I төркем  инвалидлар, сроклы хәрби бурычын үтәүче солдатлар, көндезге бүлектә укучы студентлар үзара салым түләүдән азат ителә. Акчаны шәһәр башкарма комитеты, банк кассалары аша, шулай ук банкларның онлайн-сервис хезмәте ярдәмендә тапшырырга була. 

–    2020 елдагы акчалар нәрсәләргә тотылды һәм быелгы акчаларга  ниләр эшләү планлаштырыла?

–    Эш төрләре инде берничә ел үзгәрешсез кала дияргә була. Беренчедән, әлеге акчалар урамнарны яктыртуга тотыла. Яктырткычлар сатып алабыз, аларны янганнары урынына куябыз. Һәр заявка урынга барып өйрәнелә һәм һәркайсы буенча аерым карар кабул ителә. 

Ел саен тротуарлар салабыз. Төзелеш программасына халыктан аеруча күп шикаять кергән участокларны кертәбез. Шул рәвешле, 2020 елда Крестьянская урамында, Татарский тыкрыгында тротуарлар барлыкка килде. Бу – укучыларның “кирпичка” микорайоныннан гимназиягә йөри торган төп юллары. 

Әгерҗе елгасын даими рәвештә чистартып торабыз. Сүз уңаеннан: 17 майда сулыкларны саклауга юнәлтелгән  “Россия сулары” акциясе кысаларында бездә дә зур өмә уздырылачак. 

Күпкатлы йортлар ишегалларында гына түгел, шәхси йортларныкында да балалар өчен уен комплекслары урнаштырабыз. Халык мөрәҗәгатьләрен истә тотып, быел мондый комплекслар күбрәк шәһәрнең аскы өлешендә урын алачак. 

Иске татар зиратында картайган агачларны кисү эше дә дәвам итә. Мәңгелек йортларны тәртипкә китерү дә – актуаль мәсьәләләр исемлегендә. 

–    Башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән каян танышып була?

–    Үзара салым буенча эшләрнең барысы да электрон аукцион аша уза, подрядчы да шулай билгеләнә. Бу хактагы барлык мәгълүмат районның рәсми сайтында урнаштырыла. Күптән түгел инстаграмда да үз төркемебез эшли башлады. Язылыгыз, фикерләрегезне җиткерегез. 

–    Үзара салымга кагылышлы тагын бер сорау: әгәр кеше үзара салымга каршы һәм аны түләргә җыенмый икән...

–    Тавыш  бирүчеләрнең 68 проценты тавышын үзара салым файдасына бирде. Шуңа күрә Әгерҗедә теркәлеп яшәүчеләр өчен җыен карарын (узган ел референдум шундый форматта узды – автор)  үтәү мәҗбүри булып кала. Бу – муниципаль хокукый акт һәм аны бозган өчен 1-2,5 мең сум күләмендә штраф каралган. Татарстанның күп кенә районнарында әлеге инструменттан актив файдаланалар. Ә без халыкның аңына өметләнәбез. Үзара салымга карата “тиеш – тиеш түгел” төшенчәсен куллану дөрес түгел  дип уйлыйм. Моның барыбыз өчен дә кирәкле уртак эш икәнлеген аңлау мөһим.  

–    Кар эри башлау белән БАМ күперенә бәйле проблема яңадан калкып чыга. Чөнки күпер аша узу проблемага әйләнә...

–    Кызганычка каршы, күпер проекты бик үк уңышлы булып чыкмады һәм аның аша узу юлына саклану чарасы урнаштыруга да аерым акчалар каралмаган. Әмма бу сорау көн кадагында кала. Аны чишү юлларын эзләячәкбез. Бәлки, чыгу юлын өлешчә ябу мөмкинлеге барлыкка килер. 

–    К.Маркс урамын төзекләндерүгә, бигрәк тә Мәңгелек утны күчерүгә кагылышлы фикерләр дә бик күп. “Тегендә-монда күчереп йөртәләр”, “бюджет акчаларын сарыф итәләр” диючеләр дә бар. 

–    Үзәк урамны үзгәртеп эшләү инде берничә ел дәвам итә. Быел аның өченче этабы булачак. Әлеге эшләр “Уңайлы мохит” республика программасы кысаларында башкарыла, җирле бюджеттан бер тиен дә тотылмый. Бу очракта шәһәр үсешенә инвестиция кертелә дип аңларга кирәк. 

Мемориал турында берничә сүз. Нәрсә ул Мәңгелек ут? Бу – тыныч тормыш хакына башын салганнарга хөрмәт урыны, иң кадерле тарих. Шуңа күрә проект ясаучылар мемориаль комплексны район хаимияте бинасы янына күчерү дөресрәк булыр дип тәкъдим иттеләр. Ә Мәдәният сарае белән янәшәдәге мәйдан мәдәни чаралар, халыкның ял итү урыны булырга тиеш. 

Үзәк урамны үзгәртеп эшләүне дәвам итәр өчен без “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” федераль программасында катнашуга дәгъва кылабыз. Бу атнада

3нче шәһәр  мәктәбендә әлеге урамны үзгәртеп эшләү буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары үтте. 
 

–    Тагын бер көнүзәк мәсьәлә  – сукбай этләр. 

–    Бу яклап хәл, чыннан да, киеренке булып кала. Этләрнең кешеләргә ташлану очраклары бар. Ниһаять, килешү төзи алырдай оператор табылды. Бу көннәрдә этләрне аулау башланды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев