Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Эшлекле сөйльшүгә Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да килгән иде. Очрашуда Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да катнашты.
Район хакимияте җитәкчелеге һәм тимерьюлчылар арасындагы сөйләшү нигездә 2020 елга кадәр районның социаль-икътисади үсеше турында...
Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Эшлекле сөйльшүгә Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да килгән иде. Очрашуда Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да катнашты.
Район хакимияте җитәкчелеге һәм тимерьюлчылар арасындагы сөйләшү нигездә 2020 елга кадәр районның социаль-икътисади үсеше турында барды. Район башлыгы тимерьюлчылардан әлеге стратегик планга кертү өчен яңа идеяләр, тәкъдимнәр көтүен әйтте. Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да тимер юл предприятиеләре җитәкчеләренең һәрберсеннән эшлекле, стандарт булмаган тәкъдимнәр таләп итәчәген белдерде.
Очрашуда район финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин тимер юл предприятиеләренең район бюджетын тулыландыруга керткән зур өлеше турында сөйләде, шул ук вакытта салым буенча бурычлары булуын да искәртеп узды. Александр Лапшин ел ахырына кадәр бурычларны капларга ышандырды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров тимерьюлчыларның шәһәрне Яңа елга бизәүгә битараф каравын әйтеп узды. Тимерьюлчылар акча юклыктан зарланып алсалар да, район башлыгы аларга авыз да ачтырмады.
- Сез нәрсә, егетләр... Үзегез һәм сезнең балаларыгыз өчен кирәк бит бу матурлык. Кемгә хәзер югарыдан шәһәр-авылларны бизәргә акча бирәләр? Табыгыз, эзләсәң, тырышсаң таулар күчерергә була хәзерге заманда. "Акча юк" дигән җавапны кабул итмибез, - диде Валерий Макаров.
Аның сүзләрен җөпләп, Александр Лапшин Әгерҗедәге тимер юл предприятиеләре арасында Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан итүен белдерде.
Очрашуда яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева тимерьюлчыларның яшьләр тормышында пассив катнашуын, тимерьюлчы һөнәренең егетләр арасында дәрәҗәсе төшүенә, остазлык хәрәкәтенең югала баруына борчылуын белдерде. Александр Лапшин бу сүзләр белән килешүен, киләчәктә әлеге проблема өстендә яшьләр сәясәте бүлеге белән бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Киңәшмәдә тимерьюлчылар арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларның шактый җыелуы турында да сөйләшү булды. Бүгенгә тимерьюлчыларның 2 миллион 428 мең сум бурычы җыелган. Иң күп бурыч ремонт локомотив депосында эшләүчеләрнеке - 865875 сум. Әгерҗе станциясе хезмәтчәннәренеке - 568318, эксплуатация локомотив депосының - 511845, эксплуатация вагон депосы эшче-хезмәткәрләренеке - 329118, 109нчы ПМСныкы - 123792 һәм юллар дистанциянеке 29186 сум Һәр җитәкчегә үз коллективындагы мондый бурычлыларның исемлеге бирелде. Валерий Макаров алар алдына торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны якын арада каплауны таләп итү бурычы куйды.
Очрашу ахырында Валерий Макаров киләчәктә дә тимерьюлчылар белән ешрак очрашып, шәһәр проблемаларын шулай бергәләп чишәчәкләрен белдерде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев