Әгерҗе тәрбиячеләре проект яклый + ФОТО
Быел район мәгариф бүлеге оешуга 90 ел тула. Шул уңайдан мәгариф оешмаларында төрле чаралар уздырыла. 6нчы балалар бакчасында үткән "Проектлар салават күпере" төбәкара бәйгесендә Әгерҗе һәм Кече Пурга районнарыннан унсигез тәрбияче үз проектларын якладылар. Алар эзләнү, иҗади, уен, мәгълүмати проектларны видео аша һәм балалар белән берлектә ничек тормышка ашыруларын тәкъдим...
Быел район мәгариф бүлеге оешуга 90 ел тула. Шул уңайдан мәгариф оешмаларында төрле чаралар уздырыла.
6нчы балалар бакчасында үткән "Проектлар салават күпере" төбәкара бәйгесендә Әгерҗе һәм Кече Пурга районнарыннан унсигез тәрбияче үз проектларын якладылар. Алар эзләнү, иҗади, уен, мәгълүмати проектларны видео аша һәм балалар белән берлектә ничек тормышка ашыруларын тәкъдим иттеләр.
4нче бакчадан Екатерина Петрованың "Китап атнасы" проекты иң уңышлысы дип табылды һәм ул беренче урын яулады. Кече Пурганың "Росинка" бакчасы тәрбиячесе Елена Тронина һәм 7нче бакчадан Елена Фәтхиева призер булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев