Әгерҗе укучылары – Универсиада авылында
"2015-2020 елларга ТРда яшь талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның иң сәләтле балалары, шул исәптән, безнең район вәкилләре, Казанның Универсиада авылында җәйге яшьләр лагеренда булып кайттылар. Менә алар - Иж-Бубый мәктәбе укучылары Диләрә Ваһапова, Зөлфия Чигвинцева, 2нче мәктәптән Аделина Нәбиева. Хезмәттәшем Ләйсән Шәймәрданова белән мин...
"2015-2020 елларга ТРда яшь талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның иң сәләтле балалары, шул исәптән, безнең район вәкилләре, Казанның Универсиада авылында җәйге яшьләр лагеренда булып кайттылар.

Менә алар - Иж-Бубый мәктәбе укучылары Диләрә Ваһапова, Зөлфия Чигвинцева, 2нче мәктәптән Аделина Нәбиева. Хезмәттәшем Ләйсән Шәймәрданова белән мин Сәләтлеләр университеты остазлары буларак катнаштык. Укыту уен һәм әңгәмә формасында барды. Безнең кызлар алдына мәгариф өлкәсендә проект эшләү бурычы куелган иде.
Лекция барышында без лидерлык инструментлары, нәтиҗәле идарә, команда белән эшне оештыруның нечкәлелекләре турында белдек. Халык алдында чыгыш ясый белү осталыгының уңышка мөмкинлекне арттыруына, үз фикереңне башкаларга җиткерү, сөйләшүләр алып бару өчен юл ачуына инандык.
Бәлки күпләр Сәләтлеләр университетының ни икәнлеген дә белеп бетермидер әле. Ул - яшьләрнең сәләтен ачарга этәргеч ясаучы, белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу, эшкә урнашу, һөнәри яктан үсү мөмкинлелекләре белән таныштыручы үсеш институты. Сәләтлеләр университеты студентлары - 12-30 яшьлек егет-кызалр. Моның өчен аларның техника, эшмәкәрлек, фән, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат өлкәсендә сәләтле булулары кирәк.
"2015-2020 елларга ТРда яшь талантлар белән стратегик идарә итү" программасын тормышка ашыруда яшьләр генә түгел, укытучылар, ата-аналар да катнаша ала. Сәләтлеләр университеты балаларга "Эшмәкәрлек уеннары", "Фәнни ярышлар чемпионаты", укытучыларга "Остазлар олимпиадасы", ата-аналарга "Ата-аналар мәгарифе лабораториясе" кебек проектлар тәкъдим итә. Әлеге проектларда катнашу бүгенге фән һәм техниканың үсешен аңларга, җәмгыятьнең никадәр алга киткәнен күзалларга ярдәм итә. Юкка гына "һәр кеше үзенчә сәләтле. Әлеге сәләтне үстерү өчен шартлар тудыра белергә кирәк" димиләр бит.
Җәйге лагерьда катнашу безгә канатлар куйды, яңадан-яңа ачышларга дәртләндерде. Хәзер без, төрле проектлар төзеп, аларны тормышка ашыру хыялы белән янабыз.
Эльмира МӘННАПОВА,
Иж-Бубый мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев