Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе укучылары "Гадел квиз" уенында катнаштылар

Ике команда ярышты

Әгерҗе укучыларының язгы каникуллары актив режимда уза. Бүген 4 нче урта мәктәпнең 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары коррупциягә каршы көрәш буенча ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының яшьләр ярдәмчеләре республика мәктәбе кысаларында узган «Гадел квиз» интеллектуаль уенында катнаштылар. Балалар өчен уенны Элина Шамшурина үткәрде.

Чара башында командалар исемнәре билгеләнде. Аннан соң катнашучыларга коррупциягә каршы тематикада белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. Һәр дөрес җавап өчен һәр команда берәр балл алды.

Уен барлыгы дүрт этаптан торды. "Бойцы" һәм "Антикоррупционный комитет" командалары һәр мәсьәлә буенча фикер алыштылар, төрле кейсларны чиштеләр, типик көнкүреш ситуацияләрендә коррупцияне билгеләделәр.

Барлык турлар тәмамланганнан соң нәтиҗәләр ясалды. «Гадел квиз» җиңүчесе дипломы белән 11 сыйныф командасы бүләкләнде.

Чара район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Сәлим Таһиров чыгышы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев