Әгерҗе урман хуҗалыгы кисәтә
Озакка сузылган эссе көннәр нәтиҗәсендә урманнарда янгын чыгу куркынычы тагын да артты. Әгерҗе урман хуҗалыгы урманнарга чыгучы райондашларны, кунакларны аеруча сак булырга, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Тагын бер кат исегезгә төшереп үтәбез. Урманнарда янгын чыгу куркыныч булган чорда катгый рәвештә ТЫЕЛА: учак ягу; сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге...
Озакка сузылган эссе көннәр нәтиҗәсендә урманнарда янгын чыгу куркынычы тагын да артты. Әгерҗе урман хуҗалыгы урманнарга чыгучы райондашларны, кунакларны аеруча сак булырга, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Тагын бер кат исегезгә төшереп үтәбез. Урманнарда янгын чыгу куркыныч булган чорда катгый рәвештә ТЫЕЛА:
учак ягу;
сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге ташлау;
урманга якын урында чүп яндыру;
чүп калдырып китү;
урманга ауга чыккач тиз янып китә торган материалларны ташлап калдыру.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы граҗданнарны - 1500-3000 сум, юридик затларны 50000-200000 сум штраф көтә.
Районыбызның зур байлыгы булган урманнарны ут-күздән саклыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев