Әгерҗе урманчыларының борчылуы урынлы
3-4 майда Әгерҗе районында Урман утырту көне уза. Аның кысаларында районның бик күп коллективлары бүген дә агач утыртырга чыкты.
Әгерҗе урманчылары яңа татар зираты тирәли каен, юкә, миләш үсентеләре утырталар.
- Узган ел без Урман утырту көнендә зиратка илтүче юл буйлап агачлар утырткан идек. Быел менә койма буйлап утыртабыз. Әмма узган елгы агачларыбыздан “җилләр искән“. Әллә юлны кардан чистартканда, әллә үләнен чапканда агач-куакларны да кистергәнннәр, – дип борчыла урман хуҗалыгы мастеры Татьяна Егорова.
Әйе, агачларны утырту – бик кирәкле гамәл булса, аларны саклап үстерү дә бик мөһим шул. Монысы өчен һәркем җаваплы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев