Әгерҗедә 50 ел бергә гомер иткән парга медаль тапшырачаклар
Бу матур традициягә әйләнеп бара
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә туйлар гөрләячәк дип фаразлана. Инде 5 гариза кабул ителгән.
Тантана 2 көн барачак. 7 июльдә 2 пар арасындагы мөнәсәбәтләр законлаштырылса, җомга, 8 июль көнне, 3 пар өйләнәчәк.
ЗАГС җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина әйтүенчә, 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә - ЗАГС идарәсендә гадәти булмаган никахлашу да булачак. Бу көнне Павел Лазарев белән Азалия Батырованың никахларын теркәү тантанасында ел саен уздырыла торган күркәм традиция буенча “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән Василий һәм Әнисә Дорось гаиләсен бүләкләячәкләр. Мондый истәлекле бүләкне аларга гаилә тормышының 50 еллыгы уңаеннан ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев