Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә - агач таулар

Быел район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездә балалар өчен тауларны агачтан ясарга әмер биргән иде. "Яшьлек" паркында әнә шундый беренче тау барлыкка килде инде. Таудан көнозын бала-чага өзелми. И-и, рәхәтләнәләр таудан шуып... Балаларның шау-гөр килеп шууын кызыгып күзәтүче кайбер яшь әти-әниләр түзмиләр, үзләре дә тауга менеп китәләр. - Әгерҗедә мондый яхшы...

Быел район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездә балалар өчен тауларны агачтан ясарга әмер биргән иде.
"Яшьлек" паркында әнә шундый беренче тау барлыкка килде инде. Таудан көнозын бала-чага өзелми. И-и, рәхәтләнәләр таудан шуып... Балаларның шау-гөр килеп шууын кызыгып күзәтүче кайбер яшь әти-әниләр түзмиләр, үзләре дә тауга менеп китәләр.
- Әгерҗедә мондый яхшы тауның булганы юк иде әле. Нәниләребезгә караганда, без ныграк сөендек әле. Балаларыбызны таудан алып кайтып булмый. Сабыйларыбызны сөендергән өчен район, шәһәр җитәкчелегенә мең рәхмәт, - ди Ирина Павлова.
Район башлыгы күрсәтмәсе буенча мондый таулар Әгерҗедәге "Киров", Альфа", "Локомотив" һәм "Заводская" ТОСларында, янгын сүндерү часте ишегалдында да барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев