Әгерҗедә агач утырту эше дәвам итә
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан нарат һәм миләш үсентеләре утыртылды.
Аларны уртыртуда Әгерҗе урман хуҗалыгы, район башкарма комитеты, 3нче шәһәр мәктәбе, башка оешмалар хезмәткәрләре – барлыгы 20 кеше катнашты. Бу юлы әлеге эш яңа татар зиратына илтүче юл буенда башкарылды.
- Агач утырту эше дәвам итә. Без изге эшкә һәр райондашыбызны кушылырга чакырабыз, – ди Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчеесе Владимир Ишмуратов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев