Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә “Балык атналыгы“ узачак

Июнь аенда "Балык атналыгы" Бөтенроссия фестивале кысаларында безнең районда да чара уздыру планлаштырыла. - Моннан бер ел элек мондый фестиваль Санкт-Петербургта оештырылган иде. Әлеге чарага Россиянең 20дән артык төбәгеннән 300 тоннадан артык балык һәм 150 төрдәге диңгез ризыгы алып килүләре мәгълүм, - ди әлеге чараны оештыру комитеты рәисе урынбасары Римма...

Июнь аенда "Балык атналыгы" Бөтенроссия фестивале кысаларында безнең районда да чара уздыру планлаштырыла.

 

- Моннан бер ел элек мондый фестиваль Санкт-Петербургта оештырылган иде. Әлеге чарага Россиянең 20дән артык төбәгеннән 300 тоннадан артык балык һәм 150 төрдәге диңгез ризыгы алып килүләре мәгълүм, - ди әлеге чараны оештыру комитеты рәисе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Безнең районда узачак чарада да балык сату оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, балык тоту белән бәйле төрле бәйгеләр, ярышлар узачак.

- Фестивальдә катнашучыларны уха белән сыйларга да ниятләп торабыз, - ди Римма Ринатовна.

Әлеге фестивальне уздыруга кагылышлы кызыклы фикерләрегезне 21346 телефоны буенча сез дә җиткерә аласыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев