Әгерҗедә Бөек Ватан сугышы ветераны югалган
Битараф булмаганнар ярдәме кирәк
Әгерҗедә Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Акбашев югалган. Бу хакта районның ВКонтакте пабликларының берсендә хәбәр ителә.
"Акбашев Шәүкәт Мөламөхәммәт улы 27.03.1926 елында туган. Хәтер югалтудан интегә. Бүген 9.00 сәгатьтә Толстой урамы буенча өеннән чыгып киткән (моңарчы үзе генә чыкканы булмаса да). Әгәр күрүче-белүче булса, 89053734573 номерына шалтыратыгыз",-диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев