Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә - Җиңү бәйрәме тантанасы

Хәтер исән...Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Әгерҗенең Үзәк мәйданында узган чара нәкъ менә шушы фикер белән үрелеп барды. Әйе, хәтер исән. Ул җырларда, биюләрдә, киноларда яши. - Ә бүген без тере хәтерне арабызда тоябыз. Чөнки биредә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш ветераннарының тол хатыннары, сугыш чоры балалары утыра, - дигән...

Хәтер исән...Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Әгерҗенең Үзәк мәйданында узган чара нәкъ менә шушы фикер белән үрелеп барды.

Әйе, хәтер исән. Ул җырларда, биюләрдә, киноларда яши.

- Ә бүген без тере хәтерне арабызда тоябыз. Чөнки биредә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш ветераннарының тол хатыннары, сугыш чоры балалары утыра, - дигән сүзләр белән башладылар тантаналы чараны алып баручылар.

Тик бармак белән генә санарлык калган сугыш ветераннарының бәйрәмгә берничәсе генә килә алган.

- Без ничәү калдык? - дип сорады янымда утырган сугыш ветераны Сәүбән ага Миңнехуҗин.

- Унсигез... - дигән җавапны ишеткәч, ветеранның күзенә яшьләр килде.

Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән ветераннарны, бәйрәм кунакларын район башлыгы Валерий Макаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальнигы урынбасары Александр Лапшин һәм башка җитәкчеләр сәламләделәр. Альберт Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган мөрәҗәгатен укып җиткерде. Ә Валерий Макаров Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Әгерҗенең хөрмәтле тыл ветераны Роза Богдановага "Данлы хезмәте өчен" медален тапшырды.

Тантана барышында кунаклар ретро-автомобильләр парады, "Үлемсез полк" йөреше шаһитлары да булдылар. Болар тагын бер кат хәтер исән икәнлеген раслады.

Бөек Ватан сугышы кырында ятып калган ун мең әгерҗеле хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителгәч, һәркем сугыш кырыннан кайтмый калган йә тыныч тормышта вафат булган якынын хәтергә алгандыр. Җитәкчеләр Мәңгелек ут янына чәчәкләр салганда, сугыш турында җырлар яңгыраганда, биюләр башкарылганда исә хөрмәтле ветераннарның йөзендә сагыш чагылды. Алар бу минутларда еракта калган, сугыш урлаган балачакларын, яшьлекләрен искә алганнардыр. Ә, бәлки, гөлләр кебек матур итеп киенгән җырчы, биюче балаларга эчтән генә матур теләкләрен теләгәннәрдер.

....Бәйрәм биш яшьлек Егор Харитонов башкаруында "Три танкиста" җыры белән тәмамланды. Моның дә үз сере бар. Тормыш дәвам итә. Буыннар алмашына. Тик әби-бабайларыбыз яулаган Җиңү онытылмый. Ул буыннардан-буыннырга менә шулай җырлар, биюләр, "Үлемсез полк" кебек акцияләр аша тапшырылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев