Әгерҗедә «Чана Fest» фестивалендә иң креативларны сайлаячаклар
Заявкалар кабул ителә
Бу шимбә 29 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә «Орешник» паркында «Чана Fest» кышкы чаналар фестивале узачак.
Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен таудан төшү өчен оригиналь һәм креатив чана ясарга кирәк. Шулай ук һәр командага иҗади номер да әзерләргә кирәк. Чыгышның дәвамлылыгы музыка астында 3 минуттан артмаска тиеш.
Заякалар omp_agryz@mail.ru электрон адресына алына.
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев