Әгерҗедә чернобыльчеләрнең батырлыгын искә алдылар
Алар үз гомерен безнең якты киләчәк өчен бирделәр
Чернобыль фаҗигасеннән соң күпме генә вакыт үтмәсен, ул беркайчан да онытылмас. Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 800 мең кеше арасында безнең якташларыбыз - Әгерҗе районында туып-үскән 19 ир-ат та бар иде.
Бүген, һәлакәттән соң 36 ел узгач, Җиңү скверында радиация һәлакәтләре корбаннары һәйкәле янында, гадәттәгечә, 4 һәлакәтне бетерүдә катнашучы, аларның гаилә әгъзалары, тол булып калган хатыннары, балалары, җирле үзидарә органнары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары җыелды.
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев килүчеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
- Бүген без шушы куркыныч һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарга, өйләренә исән-сау кайтучыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, сезнең алда баш иябез. Шулай ук кайта алмаган һәм бүген янәшәбездә булмаган якташларыбызның туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Алар - чын геройлар. Без шул куркыныч афәтне кичергән, атом - төш стихиясе белән көрәшкән каһарманнар, кыю һәм фидакарьләрчә көрәшкән, миллионлаган кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итүчеләр алдында баш иябез, - диде Илфат Ильясович.
Фаҗига корбаннары истәлегенә бер минут тынлыктан соң, әгерҗелеләр мемориалга чәчәкләр салдылар. Катастрофаны бетерү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә һәм безнең якты киләчәк өчен үз гомерләрен бирүчеләргә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев