Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә чыгарылыш кичәләре узды

Быел мәктәпне алтын медаль белән 16 укучы тәмамлады

29 июньдә Әгерҗедә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны хөрмәтләделәр. Балалар бу көнгә озак 11 ел буе бардылар. Белем тупладылар, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаштылар, БДИ тапшырдылар. Һәм менә көтелгән нәтиҗә - чыгарылыш кичәсе.

Балаларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Азат Вәлиев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, ата-аналар, укытучылар, дуслары һәм якыннары котлады. Бәйрәмдә традиция буенча медалистларга һәм аларның ата-аналарына лаеклы бүләкләр тапшырылды, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне, спортчыларны һәм активистларны хөрмәтләделәр. Исегезгә төшерәбез, быел мәктәпне алтын медаль белән 16 укучы тәмамлады.

Чара традицион вальс, әти-әниләрнең креатив чыгышы, дәртле флешмоб белән бергә үрелеп барды. Соңыннан балалар күңелле җыр җырладылар һәм аларны мәктәп чыгарылыш кичәләренә озаттылар.

Фотоларны сылтама аша карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев