Әгерҗедә чыккан янгын чак кына шәхси йортларга күчми кала
Җил көчле булганлыктан, ут зур тизлек белән тарала.
Бүген көндез Әгерҗенең янгын сүндерү бүлегенә шәһәрнең совхоз һәм кирпеч заводы микрорайонында үлән януы турында хәбәр килә.
Шаһитлар әйтүенчә, җил бик көчле булганлыктан, ут зур тизлек белән йортларга якынлаша.
- Җирле халык ярдәме һәм янгын чыгу турында вакытында хәбәр итүләре нәтиҗәсендә генә бәла булмый калды, – ди күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин. – Ут бер гектарга якын мәйданга тарала. Фаразлар буенча, янгын чүпкә ут төртү аркасында чыккан. Гаеплеләр закон нигезенедә җаваплылыкка тартылачак.
Айрат Шәйдуллин авыл җирлекләре башлыкларын да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бәйле барлык чараларны да төгәл үтәргә чакыра. Ата-аналарның бурычы – балаларны контрольдә тоту.
– Бакчачылык ширкәтләрендә, тулаем районда, тәртип бозучыларны ачыклау буенча көн саен патрульлек итәбез. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндибез. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: янгынга каршы катгый режим чорында чүпкә ут төртү тыела!
Фото: https://mchs.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1741938.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев