Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә “Дус сыйныф серләре“ бәйгесе узды + ФОТО

3нче шәһәр мәктәбе базасында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район этабы узды. Беренче урын алу өчен ярышның кызу булачагы коридордан ук аңлашыла иде инде. Биредә укытучылар, әти-әниләр, укучылар жюри карамагына тәкъдим ителгән күргәзмә тирәсендә кайнашалар. Әлеге күргәзмәдә - укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы медальләр, картиналар,...

3нче шәһәр мәктәбе базасында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район этабы узды.

Беренче урын алу өчен ярышның кызу булачагы коридордан ук аңлашыла иде инде. Биредә укытучылар, әти-әниләр, укучылар жюри карамагына тәкъдим ителгән күргәзмә тирәсендә кайнашалар. Әлеге күргәзмәдә - укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы медальләр, картиналар, роботлар һәм тагын әллә ниләр урын алган.

Бәйгедә биш команда катнашты. Жирәбә нигезендә беренче булып 4нче мәктәпнең 6а сыйныфы чыгыш ясады. Бу балалар газета укучыларыбызга юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары буларак яхшы таныш. Алар үз командалары белән җырлы чыгыш аша таныштырдылар. Әлеге җырның авторы - сыйныф җитәкчеләре, язу остасы Лилия Галиева булуы бәхәссез. Әтиләр башкаруындагы реп та жюри әгъзалары тарафыннан югары бәя алды. Шушында ук бәйгенең алдагы биреме турында да берничә сүз әйтеп үтү урынлы булыр. Анысында бер минутлык видеоролик ярдәмендә "Гаилә һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге. Проблемалар һәм аларны чишү юллары" дигән теманы ачарга кирәк иде. 4нче мәктәпнең видеоролигы кечкенә нәфис фильм кебек килеп чыккан. Алар бик тә җитди проблеманы җайлы гына итеп, юмор хисе ярдәмендә чишә алганнар.

Икенче булып чыгыш ясаучылар - 2нче мәктәпнең 7б сыйныфы бердәм формалары белән шаккатырды. Бу сыйныфның әти-әниләре балаларның фотолары төшкән футболкалар кигәннәр иде. Аларның визиткасы да музыкаль тамашаны хәтерләтте. Әлеге тамашада әтиләр дә бик актив катнашты. Бәйге башланыр алдыннан сыйныф җитәкчеләре Зиләрә Вәлиуллина бер атна элек кенә әзерләнә башлауларын әйткән иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә балаларны һәм аларның әти-әниләрен бер командага туплый алу - шаккатырлык. Димәк, бу сыйныф һәрвакыт бер команда булып яши. Ә видеороликларында алар һөнәри юнәлешне тасвирлаганнар иде.

Аннан сүз Девәтернә мәктәбенең 7 сыйныф укучыларына бирелде. Бу урында әлеге мәктәп укучыларының һәм аларның әти-әниләренең кыюлыгын әйтеп үтәргә кирәк. 120 чакрым юл үтеп, шәһәр командалары белән ярышка килү - үзе батырлык бит! Алар татар телендә чыгыш ясаулары белән сокландырдылар. Девәтернәлеләр дулкыннарны җиңеп алга баручы корабльне чагылдырдылар. Ә видеороликлары сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде. Бер минут эчендә алар мәктәптә шушы юнәлештә башкарылучы барлык чараларны күрсәтергә тырыштылар. Әлеге фильмны төшергәндә авылдашлары Фәнис Арслановның тәҗрибәсе һәм осталыгы йогынты ясамый калмагандыр.

3нче шәһәр мәктәбе, наркотикларга каршы "СаМоСтоятельные дети" проектының иң актив һәм тәҗрибәле катнашучысы буларак, бәйгенең барлык этапларында шушы теманы чагылдырды. Мәктәп данын 7в сыйныфы яклады.

Иж-Бубый мәктәбе дә үз чыгышын уен-көлкеле итеп әзерләгән иде. Һинд фильмына пародия әзерләп, алар бердәмлекне чагылдыруны максат итеп куйганнар. Бу мәктәпнең дә видеоролигы сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде.

Бәлки, кемдәдер "ә нигә бу ярышта 1нче гимназия катнашмады икән?" дигән урынлы сорау тугандыр. Әлеге сорауга мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина:

- Узган ел гимназия коллективы "Дус сыйныф серләре" бәйгесенең республика этабында җиңү яулады һәм республика педагогик конференциясендә уңышлы чыгыш ясады. Конференциядә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул чакта Әгерҗе районы ата-аналарына югары бәя бирде. Бүген җиңү яулаган команда да сынатмас дип уйлыйбыз, - дип җавап бирде.

Бәйгедә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

"Иң дус һәм кыю сыйныф" номинациясендә - Иж-Бубый мәктәбе җиңүче, 3нче урында - Девәтернә мәктәбе һәм 3нче мәктәп, 2нче урында - 4нче мәктәп. Ә район данын яклау хокукы 2нче мәктәпкә бирелде.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев