Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Аларга бүләкләр тапшырылды

Бүген Әгерҗедә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Шәхси составны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Азат Вәлиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев котладылар.

"Икенче ел рәттән без пандемия белән бәйле яңа шартларда эшлибез, шуңа да карамастан, шәхси состав Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге куйган бурычларны лаеклы үти. Элек-электән Эчке эшләр органнары дәүләтнең хокук тәртибен, шәхес һәм җәмгыять иминлеген тәэмин итүче мөһим институты булып тора. Сезнең эш күрсәткече-сводкаларда җинаятьләрне ачуның коры саннар гына түгел, ә барыннан да элек, җәмгыятьнең ышанычы һәм югары бәясе», - диде Азат Рөстәм улы үзенең мөрәҗәгатендә.

Айнур Зиннурович шулай ук хезмәттәшләрен Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады һәм аларга күрсәткән батырлыклары, ныклыгы һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул структура ветераннарына аерым тукталды, аларның күбесенең бүген дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм зирәк киңәшләрен бирергә әзер булуын ассызыклады.

"Алар безнең өчен батырлык үрнәге булып тора", - дип билгеләп үтте Айнур Вәлиев.

Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге белән шушы сылтама аша узып танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев