Әгерҗедә Ел тәрбиячесен сайладылар + ФОТО
Бүген Әгерҗенең 6нчы балалар бакчасында традицион "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең финал туры узды. Финал турында 10 тәрбияче катнашты. Алар үз осталыкларын "Визитка", "Авторлык программасы" кебек турларда күрсәттеләр. - Без бүгенге бәйгедә безнең район балалар бакчаларында нинди иҗади, балалар өчен чын мәгънәсендә икенче әни булырга лаеклы тәрбиячеләр эшләвенә тагын бер...
Бүген Әгерҗенең 6нчы балалар бакчасында традицион "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең финал туры узды.
.JPG)
.JPG)




.JPG)
Финал турында 10 тәрбияче катнашты. Алар үз осталыкларын "Визитка", "Авторлык программасы" кебек турларда күрсәттеләр.
- Без бүгенге бәйгедә безнең район балалар бакчаларында нинди иҗади, балалар өчен чын мәгънәсендә икенче әни булырга лаеклы тәрбиячеләр эшләвенә тагын бер кат инандык. Шуңа сезнең һәркайсыгызны лаеклы рәвештә җиңүче дип атарга була, - диде мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Ә призлы урыннарга түбәндәге тәрбиячеләр лаек булды:
I урын - Светлана Мельникова (5нче балалар бакчасы),
II урын - Татьяна Цыбульская (8нче балалар бакчасы),
III урын - Вера Проходская (6нчы балалар бакчасы).
Светлана Раисовна 17 мартта зона ярышларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев