Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә фаҗигале төстә һәлак булган администрация эшчесе белән хушлашалар

Район хакимияте кайгы уртаклашты

Кичә Әгерҗедә администрация хезмәткәре Григорьева Галина Геннадьевна фаҗигале төстә һәлак булды. Аның белән хушлашу бүген 13:00 сәгатьтә Чапаев ур., 62 адресы буенча узачак.

Әгерҗе районы хакимияте җитәкчелеге һәм коллективы туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша.

Әлеге вазифасында 15 ел диярлек эшләп, ул хезмәттәшләрендә һәм халык арасында зур хөрмәт казанган.

"Галина Геннадьевнаның хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчеллеге һәм киң күңеллелеге мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Зур югалту ачысын уртаклашабыз. Бу хәсрәтле көннәрдә сезгә ныклык һәм сабырлык телибез..." - диелә районның рәсми аккаунтында басылган хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев