Әгерҗедә гаилә көненә багышланган кызыклы бәйге узды
Барыгызны да котлыйбыз!
Әгерҗе янгын поезды территориясендә "Папа, мама, я - мы с пожарными друзья" дигән конкурс узды. Мондый гадәти булмаган чараны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, шулай ук ведомство сакчылыгының 100 еллыгы уңаеннан Ижауның тимер юл профсоюз бүлеге үткәрергә карар иткән.
Бәйгедә Тимургазиннар (ТЧэ-15), Мәйдуклар (ПМС-109), Кравчуклар (ДТВУ-5), Азариннар (ТЧэ-15), Бочкаревлар (ведомство сакчылыгы), Гыйләҗевлар (ведомство сакчылыгы) гаиләләре катнашты.
Янгын поезды хезмәткәрләре, ачык йөзле хуҗалар буларак, конкурсантларны менә дигән пылау белән сыйладылар. Ведомство сакчылыгы хезмәткәрләре исәбенә кергән овчаркалар белән таныштырдылар. Аннан соң төрле бәйгеләр булды.
Тимургазиннар гаиләсе янгын командасы турында искиткеч шигырь әзерләгәннәр. Кравчук гаиләсе шырпы белән уйнарга ярамавы турында кечкенә сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Азариннар янгын вакытында үз-үзеңне тоту һәм аның барлыкка килүен булдырмау кагыйдәләре турында шигырьләр укыды. Мәйдуклар гаиләсе матур рәсем һәм шигырьләр тәкъдим итте. Гыйләҗевлар гаиләсе эстафетада иң җитезе булдылар. Бочкаревлар гаиләсе барлык теоретик сорауларга да бик яхшы җавап бирделәр.
Ә урыннар түбәндәгечә бүленде::
беренче урын-Гыйләҗевлар гаиләсе,
икенче урын-Бочкаревлар гаиләсе,
өченче урын-Азариннар гаиләсе.
Барыгызны да котлыйбыз! Бәхет, сәламәтлек, уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев